Сагынуга дәва юк икән
(Озак еллар Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, күптән түгел генә арабыздан киткән Хәсән Ягъфәров истәлегенә)
Тагын дөньяга сине бүләк иткән язлар килә. Очар кошлар белән син дә әйләнеп кайтырсың кебек тоела... Бигрәк уйламаганда-көтмәгәндә суларга аккандай югалдың бит.
Синең юклыгыңны минем күңел мәңге дә кабул итмәс. Син бит, җаным, болай да көне-төне эш дип чаптың, үзең турында уйларга вакытың да, җаең да калмый иде. Эшнең дә җиңелен эзләмәдең – иң җаваплы, иң авыр хезмәтне җигелеп тарттың. Җирлек башлыгы булып эшләү дәверендә нинди генә кыенлыклар белән очрашмадың, әмма беркайчан да зарланып, мине дә, балаларыбызны да борчымадың. Әмма мин эчтән янып иза чигүләреңне йөрәгем белән сизә идем.
Син һәрчак гаиләбез өчен дә олы терәк-таяныч булдың. Мин саклаучым, яклаучым барлыгын тоеп, чын хатын-кыз бәхете татып яшәдем. Күпме матур хыяллар тормышка ашмый калды. Тиздән безнең алтын туебыз якынлаша иде...
Әле танышуыбызга да кичә генә кебек бит. Үз-үзенә нык ышанган, кыю, тәвәккәл егеткә шундук күзем төште. Онытылмас, күңелле студент еллары иде ул. Ике ел очрашып йөргәннән соң гөрләтеп туй иттек. Сиңа кияүгә чыгуыма бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Бик тә тормышны яраттың син. Мин япа-ялгыз калырга әзер түгел идем... Сыгылдым, әмма тезләнмәдем... Син бит мине һәрвакыт чәчкә урынына күреп, җил-яңгырдан ышыклап яшәдең. Чәчкәңнең сулуы синең истәлекләреңне дә сызу, югалту бит ул. Мин үземне кулга алдым.
Синең дәвамың балаларда, оныкларда. Алар безне гел бергә күреп өйрәнгән. Минем янәшәмдә алар синең барлыгыңны да тоя. Сине мактап, сагынып искә алмаган бер генә көнебез дә юк. Туганнарга рәхмәт, ташламыйлар. Җитәкчеләрнең ярдәмен, хөрмәтен тоеп яшим. Авылдашлар, күршеләр хәлемә керә. Балаларым, оныкларым бүгенге көндә иң зур терәгем.
Рәхмәт язмышыма! Ул миңа сине бүләк итте! Умырзая гомере кыска шул. Син дә умырзаялар белән бергә дөньяга күзеңне ачкансың. Гомере кыска булса да, умырзая умырзая инде ул! Ул чыдам да, матур да, соклангыч та. Язлар гел кабатланып тора. Син дә умырзаялар кебек күңелемдә терелерсең. Төшләремә кер, төштә булса да сөйләшик... Гомер шундый кыска икән бит. Эш дип, дөнья куам дип сөйләшеп утырырга да җай тапмыйбыз.
Гомер иткән, яраткан кешең белән аерылу ачысын үз башыннан узганнар гына аңлый. Урыныңны оҗмах түрләрендә итсә иде Аллаһы Тәгаләм. Амин. Хуш... Бәхиллекләреңне биреп кит. Бу сагынуларга түзә алмыйча, сиңа атап язган соңгы хатым булыр. Без сине хәер-догалардан калдырмабыз, изге кабереңә юлны суытмабыз.
Тату, тигез, матур яшәгәнгә
Сизелмичә үтте гомерләр...
Араларга җил дә кертмәдек без,
Керсез булды безнең сөюләр.
Сагыныр кешең булу үзе бәхет,
Балаларда безнең киләчәк!
Гомер чиксез түгел, берәм-берәм
Без мәңгелек йортка китәчәк.
Исәннәрнең кадерен белү кирәк,
Киткәннәрнең белик каберен.
Шау чәчәктә булыр каберләрең,
Үзем исән чакта, бәгырем.
Тормыш иптәшең Хәмдия Ягъфәрова.
/ Фото Ягъфәровларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев