Сагынуга дәва юк икән...
Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләүчеләрнең хезмәте аеруча әһәмиятле булган. Икмәксез яшәп тә, көрәшеп-җиңеп тә булмый шул. Ир-егетләр, булган кадәр техника фронтта. Атлар да армиягә алына, хуҗалыкларда малкайларның иң көчсез, арыклары гына кала. Алары да бармак белән генә санарлык.
Шундый кискен бер чорда Мөнҗия түтинең эштә аты үлә. Көне-төне авыр хезмәткә атлар да чыдамый. Ат үлгән өчен җаваплылык үтә катгый, котылып калып була торган түгел. Ни хәл итәргә? Җитәкче урындарак торучы бер өлкән кеше киңәш бирә: «Менә шушы көннәрдә Байкал күленә эшкә җибәрергә кеше җыялар, язылып китсәң, бу бәладән котылырсың». Ни хәл итәргә соң? Кулында яшь баласы бар. Ире Әхәт сугышта. Бар өмете – сеңлесе Әнисәдә, ничек тә хәленә керми калмас.
Шулай итеп, апалы-сеңелле Мөнҗия белән Әнисә (минем әнием Әнисә Гобәйдуллина) Байкал күленә эшкә язылып китәләр. Кулларында яшь бала – Рәшит. 1942 елның язы була бу.
«Сихри табигатьле Байкалның гүзәллегенә сокланып туймаслык, – дип сөйли иде әни. – Аның үтә күренмәле чиста саф суы, төптә йөзгән балыклар да күренеп торган тоныклыгы гаҗәп бер күренеш иде. Байкал буйлары хозурланып, сокланып туймаслык матур иде.
Мөнҗия түтине ярымутрау кебегрәк бер урындагы балык эшкәртү цехына билгеләделәр. Сентябрьдә укулар башланганчы, мин дә шунда эшләргә тиеш булдым. Эш җиңел түгел, шулай да сынатмыйбыз. Без «эшкә пешкән», Мөнҗия түти бигрәк тә батыр. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшлибез.
Бирегә килгәч, муллыкка исебез китте: күпереп пешкән чып-чын ак икмәкләрне, тавык ите кебек тәмле омуль балыкларын татып карап хәйран булдык.
Көннәр эш белән үтә. Төннәрен икәүләп Байкал суы буена төшеп утырабыз да елыйбыз, утырабыз да елыйбыз. Сагынабыз. Һич түзәр әмәл юк, туган якка кайтасы килә. Үзебезнең Ташкичү авылы, аның җиләкле Тавы, чишмә сулары, урам-тыкрыклары төшләргә керә. Ул Руша урманы, Ур буйлары күз алдында тора. Әнкәй, туганнар, күрше-тирә, дуслар өздереп искә төшә. Туган телебез, үзебезнең җырлар юксындыра. Сагынуга һич чара юк. Тәмле омуль балыклары да күзгә күренми, күпереп пешкән икмәкләр дә тамактан үтми. Су буена төшеп утырабыз да сагышланабыз. Бу кадәр дә юксыну-сагыш, җирсү булыр икән!
Җитмәсә, бәләкәй Рәшит авырый башлады, хәле көннән-көн начарлана. Врачларга күрсәттек, диагноз бер генә булды: климат килешми. Туган җиренә алып кайтыгыз, диделәр. Тиешле документларны язып бирделәр, тизрәк китәргә куштылар.
Юл газабының гүр газабы икәнен шунда татыдык. Юллар тулы халык. Су юлыннан тимер юлга күчә-күчә, кайда җәяү, кайда ат белән кайта-кайта үзебезнең туган якларга якынаябыз. Бәләкәй Рәшиткә төс керә башлады, күзгә күренеп хәле яхшыра, бала җанлана төште. Шулай да әле аны Мөнҗия түти белән чиратлашып саклыйбыз. Халык шыгрым тулы пароходта, бер почмакка сыенып, чиратлап йоклап алабыз. Баланың хәле яхшыра башлагач, сизгерлекне югалтып, икебез берьюлы оеп, черем итеп алганбыз. Күзләребезне ачканда чемодан белән әйберләрдән җилләр искән иде инде. Бер хәерсезе безнең бөтен әйберне урлап киткән. Арып-йончып, ачлыктан киселеп, мең газаплар кичереп, туган җиргә кайтып егылдык. Чаллы пристаненда төшеп, туган туфракка аяк бастык. Мөнҗия түти белән икәүләп җиргә тезләнеп елаштык. Менә бит ул безнең газиз туган туфрак! Биредәге юклык, ачлык-ялангачлык та куркытмый безне. Аерылу, туган җирне югалту куркыныч икән! Җәяүләп Ташкичү юлына кузгалдык. Сентябрьне мин Борды мәктәбендә каршыладым», – дип сөйләгән иде әни.
География, тарих дә-ресләрендә әни Байкал күленең гүзәл табигатен аеруча тәэсирле итеп, җентекләп, сокланып тасвирлый торган иде. Матур истәлекләр онытылмый бит, авырлыклар гына хәтердә тоныклана.
Рәисә ФӘРХЕТДИНОВА,
Әҗмәкәй – Иске Гәрдәле – Ташкичү – Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Тәрбиячебез,укытучыбыз,мәктәп директорыбыз булып олы тормыш юлына озаткан Әнисә Нәсыйповна турындагы язма мәктәп елларын искә төшерде.Тапкыр сүзле,тирән белемле,чибәр укытучыбыз яшәү өлгесе иде.Урыны оҗмахта булсын.
0
0