Сагындырып искә төшәләр
Укытучы һөнәре гомер-гомергә мактаулы һәм авыр хезмәт булган. Үз тәҗрибәңне, белемеңне мөстәкыйль тормышка әле аяк басып кына килүче яшьләргә тапшыра белү – ул талант. Укытучы, бигрәк тә авыл укытучысы, гомер бакый өлкәннәр өчен дә, яшьләргә дә һәрвакыт үрнәк булган. Аны зурлаганнар, хөрмәт иткәннәр, аннан киңәш сораганнар, аның фикеренә колак салганнар.
Үзем дә хәреф язарга, укырга, дөньяны танып белергә өйрәткән беренче укытучым Тәслимә апа Хурамшинага чиксез рәхмәтлемен. Урамда уйнап йөргән җирдән мәктәп партасы артына кереп утырган, әле уеннан туймаган авыл балаларының күңелен аңлап, акыллы таләпчәнлеге белән билгеле бер кагыйдәләргә өйрәтеп, безне ипләп кенә белем дөньясына алып керде ул. Холкыма нигез салучыларның да берсе Тәслимә апа булды. Хәзер аңа 87 яшь, шөкер, исән-сау. Чаллыда балалары тәрбиясендә яши.
Минем бүген, һөнәри бәйрәмнәре көнендә, гомер буе балалар укытып, лаеклы ялга чыккан, зур хөрмәткә лаек булган тагын ике укытучы турында язасым килә. Берсе – Равилә Хәмәтова. Татарстан совхозы поселогында аны белмәгән кеше юктыр. Татар теленә бик үк сан булмаган елларда ул рус мәктәбендә татар телен укытты. Аның укучылары хәзер күбесе пенсия яшендә. Әле һаман да апаларының татар телен өйрәтү өчен искиткеч зур тырышлык куюын сагынып сөйлиләр. Дәрес темасын аңлату, тел кадерен күңеленә сеңдерү өчен ул әллә нинди чаралар, уеннар уйлап таба торган булган, ата-аналар белән тыгыз эшләгән. Балаларга гына түгел, аларга дә туган телнең милли мирас булуын, теле барның иле кадерле булуын төшендерергә тырышкан.
Равилә Сабир кызы тумышы белән Минзәлә районы Иске Мунча авылыннан. Сугыш еллары баласы. Аның үсмер чагында авылда тормышлар җиңел булмаган. Күп яшьтәшләре, бик теләсәләр дә, укуларын дәвам итә алмаганнар. Ә тырыш, авырлыкларга чыдам кыз Равилә Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Авыл белән ике арада узган җәяүле юлларны, такы-токы тамак ялгауларны әле бүген дә оныта алмый ул. Ничек итсә итә, кечкенәдән хыялында йөрткән һөнәрне алуга ирешә ул.
Ул заманнарда уку йортын тәмамлап, диплом алганнан соң, яшь белгечләрне эшкә, юллама белән, төрле якларга җибәрү гадәте бар иде. Равиләне дә, шулай итеп, Свердлау өлкәсенә җибәрәләр. Кыз биредә чын тормыш мәктәбен уза, һөнәрен чарлый. Туган якларын өзелеп сагынган кыз, бик үгетләсәләр дә, чит җирдә калмый – Минзәләсенә кайта. Биредә ул Сәет, Күгәш башлангыч мәктәпләрендә эшли. Аннары ул урманчылыкта эшләүче Чыршылы авылы егете Заһит белән таныша. Татарстан поселогына күченеп, гаилә корып җибәрәләр. Равилә Кнәз мәктәбендә татар телен укыта башлый һәм 35 ел гомерен шушы хезмәткә багышлый.
Мин аның эшләгән вакытында бирелгән мактау кәгазьләрен, дипломнарын хәйран калып карадым. Ул укучылары белән һәрдаим төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашкан, тырыш, нәтиҗәле хезмәте белән район күләмендә танылган.
Инде сүзем шушы ук мәктәптә укытып, лаеклы ялга чыккан Чыршылы авылы кызы Вәсилә Яхина турында. Холкым шундый: мин кешеләр белән аралашырга яратам. Заманында Вәсилә Габсаттар кызы белән бергә эшләп тә алган идек. Очрашкач, сүз иярә сүз чыгып, мәктәптә эшләгән елларны искә алдык. Зур рәхмәткә, олы хөрмәткә лаеклы укытучы иде ул. Энергиясе ташып тора, балалар, ата-аналар белән шулкадәр оста аралаша. Укытучы өчен иң кирәкле сыйфат бу. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап кайткач ул Кнәз мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта башлаган. Рус телле мәктәп, ә бирегә күршедәге Чыршылы, Казиле, Май заводы (хәзерге Сосновый Бор) авылларыннан гел татарча гына сөйләшә торган балалар килә. Хәреф танырга, укырга өйрәтергә генә түгел, таныш булмаган рус телен дә өйрәтергә кирәк. Менә монда ул үзенең эш алымын булдыра, Равилә Сабир кызы белән кулга-кул тотынып, үзара тәҗрибә уртаклашып эшлиләр. Көннәре мәктәптә узган чаклары да күп була.
Җитмешенче еллар башында, армия сафларыннан кайткач, мин үзем дә Кнәз урта мәктәбендә шушы хөрмәтле укытучылар белән бергә эшләдем. Шул бик истә калган, Татарстан поселогында татарлар күпләп яшәсә дә, халык бик урыслашкан иде. Мәктәптә бары тик русча гына сөйләшергә кушалар. Менә шул шартларда Равилә һәм Вәсилә апалар татар теленә хөрмәт уята алдылар. Төрле әдәби чаралар, язучыларның юбилей кичәләрен үткәрү эзсез калмады. Алар укучыларның белем нигезләрен тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итте. Район буенча үткәрелә торган конкурсларда, төрле ярышларда Кнәз мәктәбе һәрвакыт призлы урыннар алып килде. Вәсилә апа туксанынчы елларда директор урынбасары вазифасын да башкарды. Ул үзенең 43 ел гомерен мәктәпкә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады.
Вәсилә апа әле хәзер дә поселокның җәмәгать тормышында актив катнаша. Ире Фәрит абый белән менә дигән ике бала үстерделәр. Алар да, бәхет эзләп, читкә чыгып китмәде, поселокта яшиләр. Фәрит абый Яхин күп еллар ферма мөдире булып эшләде. Кызганыч, хәзер арабызда юк инде ул.
Инде күпме еллар үтсә дә, Укытучы көне җитсә, Равилә Сабир кызы һәм Вәсилә Габсаттар кызын элеккеге укучылары һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар. Чөнки алар бөтен җан-тәннәре белән балаларга тирән белем һәм тәрбия бирергә омтылып, вакытлары белән исәпләшмичә эшләгән чын укытучылар иде, шуңа күрә бу фидаил җаннар укучыларының күңелләреннән җуелмый, сагынып искә алалар. Мин дә бу язмамны хөрмәтле укытучыларга багышлап, аларның тырыш хезмәтен кабат искә алып, рәхмәт әйтергә, бәйрәмнәре белән котларга ниятләдем. Бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын, авыл укытучылары!
Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.
Фото автор тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев