Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабыйлар кулында туган файдалы матурлык

Балаларның күзаллаулары без олыларныкына караганда үзгә. Алар хыялларында матур әкияти илләр, маҗараларга бай сәяхәтләр тудыралар, күңелле дөньяда яшиләр. Ясаган рәсемнәрендә, кул эшләрендә дә шуларның һәммәсе чагылыш таба.

Чаллы шәһәрендә эшләп килүче экология музее җитәкчесе Роза Ачамова еш кына безне - «Саф чишмә» өлкәннәр клубына йөрүчеләрне төрле күргәзмәләргә дәшә. Гадәттә, аларда без күргәзмәнең тематикасына кагылышлы концерт номерлары белән чыгыш ясыйбыз. Менә бу юлы да Роза ханым безне декабрь башында ачылган күргәзмәгә чакырды.
…Сабыйлар кулы белән ясалган эшләнмәләр залга килеп кергәч тә күзгә ташлана. Эшләнмәләр дигәч тә, бу күргәзмәдә кыш вакытында кошларның туклануы өчен эшләнгән җим оялары күрсәтелгән иде. «Җим оясын ясау өчен әллә ни фантазия кирәк түгел», - диярсез. Ялгышасыз. Нинди генә җим оялары юк иде анда! Төрледән-төрле төзелеш материалларыннан, ысуллардан файдаланган балалар. Шул берсеннән-берсе матур эшләнмәләрне күргәч тә үзеңне кечкенә һөнәр шәһәрчегендәге сыман итеп тоя башлыйсың!
Шулай тырышып, табигать өчен бик файдалы эш башкарган балаларны бүләкләделәр дә әле. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне исемләп атаганда, алар арасында Тукай районыннан килүчеләр дә шактый булды. Круглое Поле поселогы, Биклән, Новотроицкое, Күзкәй, Иске Абдул һәм башка авыл балалары катнашкан күргәзмә бәйгесендә. Араларында кече сыйныф укучыларының булуы аеруча күңелгә хуш килде. Аларның һәммәсенә дә: «Рәхмәт сезгә, балалар! Сез мәрхәмәтле, әйләнә-тирә мохит, табигать турында уйлаучы, аны кайгыртучы акыллы, тырыш балалар булып үсәсез», - диябез, дип хәбәр иткән Чаллыдан Алсу Габделхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев