Сабантуйдан бер мизгел
Ниһаять, бар халыкны сөендереп, яңгырлар явып үтте. Игеннәр быел да уңмас микәнни инде дип кайгыручыларның йөзләре яктырды. Сабантуйлар вакыты да нәкъ менә шушы шатлыклы мизгелләргә туры килде.
Вак яңгыр сибәләп торуга карамастан, Чаллы халкы һәм кунаклары сабантуй мәйданына ашыкты. Мәйданга төшү юлында кунакларны җырлы-биюле уеннар, тәмле-тәмле ризыклар көтеп тора иде. Балалар өчен дә төрле аттракционнар әзерләнгән. Кирәк икән - сабын куыклары очыр, кирәк икән - нәни машиналарда сыптыр. Бер сатучының йөзләгән шарлары бавы белән берьюлы очып киттте әнә! Мәскәү, Казан һәм башка шәһәр-районнардан килгән дәрәҗәле кунакларны сабантуебыз үзенчәлекләре белән шәһәр хакиме Васыйл Шәйхеразиев үзе таныштырып йөрде. Бар җирдә ачык чырай, күңелле уеннар белән каршылыйлар. Кунакларга Сабантуй мәйданына керү капкалары каршында гына урнашкан Чаллы яшелләндерү оешмасы тарафыннан әзерләнгән татар авылы бигрәк тә ошады. Анда сап-сары нарат бүрәнәләрдән салынган йортлар, каралты-куралар тезелеп киткән. Беренчесендә үк Тукай районы Иске Абдул авылыннан килгән "Асылъяр" ансамбле чыгыш ясый. Олы кунакларны җырлатып-биетеп тә алдылар, чәй белән дә сыйладылар. Монда халыкның олысы-кечесе биюгә, җырга кушыла, фотога төшә... Кайберәүләр 4-5 сәгать буена бу йорт яныннан китмәде. Ансамбльнең җитәкчесе Клара апа Хөсәеновага, гармунчылар Мирзаһит Нәҗмиевкә һәм Зөфәк Галләмовка, җырчыларга, биючеләргә рәхмәтләр яуды. Шунда ук татар хатын-кызларының милли киемнәрендә Иске Абдул авыл советы рәисе Резеда Сафина биеп йөри. Җитәкчеләр менә шулай һәрчак халык белән булырга тиеш. Алга таба амбар, келәтләр тезелеп киткән. Аларда музейларда гына күрә ала торган экспонатлар... Бер читтәрәк үзенең умарталарын төтәсләп, умартачы бабай кәрәзле бал алып ята. Утарларга кош-корт, сарыклар ябылган... Җыелган балалар әти-әниләренә мең төрле сорауларын яудыра. Бу урында шәһәребез Яшелләндерү оешмасы җитәкчесе Сәлим Хәбибуллинның хезмәте бушка китмәде дип әйтер идем мин. Татар авылы күренешләреннән бик канәгать калды халык. Ә "Асылъяр" ансамбленә Ульяновск сабантуена бару тәкъдиме дә ясалды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 10:29Рәхмәт әйтәбез Җиңү көне….Шатлыклы да, ямансу да бәйрәм ул.Күңелдә купме истәлекләр, дәһшәтле еллар яңара.2600
-
16 май 2022 - 10:24Соңгы кыңгырау көненә багышлап Әҗмәкәй дүртъеллык мәктәбендә, якынча 1965нче елдан алып 1979нчы елларда эшләгән ике хөрмәтле укытучыны, бүгенге соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган көннәрдә искә алсак бик отышлы булыр. Шуларның берсе хезмәт ветераны Сәйфетдинова Рәхимә Нуртдин кызы (1935-2021), икенчесе Мәгариф бүлеге отличнигы Гәйнетдинова (Хәйруллина) Разыя Гәйнетдин кызы.2800
-
16 май 2022 - 10:00Сәләтле яшьләр Яшьлек - ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең үзенчәлекле халәте. Бу - иң кыю өметләр, эзләнүләр, ачышлар һәм аларны тормышка ашыру вакыты. Нәкъ менә алар, бүгенге яшьләр, тиздән безнең дөнья үсеше юлларын билгеләячәк. Яшьлек - ул тормыш энергиясе. Бу вакытта кеше амбицияләр белән яши, теләсә нинди максат тормышка ашырылырлык булып тоела. Шундый шәхесләрнең берсе турында якташларыбызга җиткерәсем килә.3000
-
13 май 2022 - 13:23Квоталар булачак Владимир Путин махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен вузга керүнең яңа кагыйдәләре турында указга кул куйган.27100
-
13 май 2022 - 13:22Гарантия фонды эшкуарларга ярдәм күрсәтә Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ел башыннан бирле регион бизнесына якынча 700 млн сумлык 170 поручительлек бирде. Татарстан эшкуарларына бирелгән йөкләмәләр бизнеска 2 млрд сумга якын заем акчаларын җәлеп итәргә ярдәм итте. Заем финанславы, нигездә, әйләнештәге активларны тулыландыруга, коммерцияле күчемсез милек, җиһазлар һәм транспорт чаралары сатып алуга юнәлдерелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гарантия ярдәме үзмәшгуль гражданнар өчен дә ачык, алар поручительлек ярдәмендә 3,45 млн сум алдылар.20800
-
13 май 2022 - 13:21Кыр эшләре дәвам итә Тукай районы АГРОКӨЧ холдингында язгы кыр эшләре актив фазада. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән беренче тукландыру төгәлләнгән, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнеп килә. Күпьеллык үләннәрне тырмалау 20%ка башкарылган, көзге бодайны (6%), көзге арышны (5%) аммиак селитрасы белән икенче тукландыру башланган.13500
-
12 май 2022 - 16:13Нәфис сүз буенча ярышлар үтте Район күләмендә “Шигырьләрдә сугыш” дип аталганнәфис сүз осталары онлайн бәйгесе булып узды. Анда “Форпост” яшь хокук саклаучылар хәрәкәте активистлары, балигъ булмаган хокук бозучылар белән эшләү отряды әгъзаларвы катнаштылар. Конурста катнашучылар сугыш турындагы җырларны һәм шигырьләрне видеога яздырып җибәрделәр.20500
-
12 май 2022 - 16:12Җитезлектә көч сынаштылар Новый поселогының чаңгы базасы биләмәләрендә Тукай районы беренчелегенә җиңелатлетика буенча кросслар узды. Ул Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде.19600
-
12 май 2022 - 16:12Иске Җирекледә һәйкәл ачылды Мәләкәс авыл җирлегенә караган Иске Җирекле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды.9900
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.11000
-
1 апрель 2022 - 13:53Тәмле прәннек рецепты Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.50200
-
14 май 2022 - 09:29
-
14 май 2022 - 08:27
-
12 май 2022 - 16:14Тукайлылар Җиңү көнен бәйрәм иттеБөек Җиңү көне буыннарны очраштыра, үткәннәрне хәтердә яшәтә торган зур, мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Һәр 9 Май көнне һәйкәлләргә чәчәк салучыларның йөзе яшәрә, буыннар алышына тора. Сугыш, тыл ветраннары, сугыш елы балалары, сугыш вакытында тоткынлык изасы кичергән кешеләрнең йөрәк ярасы гына төзәлмичә әле дә сулкылдый, күзләре яшьләрдән чылана. Чөнки алар өчен Бөек Җиңү көне бәйрәм буларак кына түгел, ә күпсанлы югалтуларны искә төшерүче, һәлак булган көрәштәш дусларны сагындыручы сагышлы көн дә әле ул...30300
-
13 май 2022 - 13:23Квоталар булачак Владимир Путин махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен вузга керүнең яңа кагыйдәләре турында указга кул куйган.27200
-
13 май 2022 - 13:22Гарантия фонды эшкуарларга ярдәм күрсәтә Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ел башыннан бирле регион бизнесына якынча 700 млн сумлык 170 поручительлек бирде. Татарстан эшкуарларына бирелгән йөкләмәләр бизнеска 2 млрд сумга якын заем акчаларын җәлеп итәргә ярдәм итте. Заем финанславы, нигездә, әйләнештәге активларны тулыландыруга, коммерцияле күчемсез милек, җиһазлар һәм транспорт чаралары сатып алуга юнәлдерелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гарантия ярдәме үзмәшгуль гражданнар өчен дә ачык, алар поручительлек ярдәмендә 3,45 млн сум алдылар.20800
-
13 май 2022 - 13:21Кыр эшләре дәвам итә Тукай районы АГРОКӨЧ холдингында язгы кыр эшләре актив фазада. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән беренче тукландыру төгәлләнгән, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнеп килә. Күпьеллык үләннәрне тырмалау 20%ка башкарылган, көзге бодайны (6%), көзге арышны (5%) аммиак селитрасы белән икенче тукландыру башланган.13500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика