Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй күпмилләтле халыкның уртак бәйрәменә әверелде

Кнәз авыл җирлегендә дә милли бәйрәмебез күтәренке рухта үтте.

Бездә ул күпмилләтле халыкның уртак бәйрәменә әйләнде. Кнәзлеләрне җирлек башлыгы Тамара Белова тәбрикләде, район хакимиятеннән кунак булып башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов килгән иде. Поселок халкына Яр Чаллыдан килгән татар драма театры артистлары үз чыгышларын бүләк итте, үз үзешчәннәребез дә кимен куймады.
Мәйдан уртасы уеннардан гөрләп торды. Милли көрәш – Сабантуйның иң күркәм бәйгесе. Халык бар игътибарын биреп бил алышучыларны күзәтте. Ниһаять, җиңүче билгеле булды – баш батыр булып Роберт Шакиров калды. Ул тәкә һәм тузан суырткыч белән бүләкләнде. 

Тамара ТУЗЕЕВА, 
мәдәният йорты директоры.

Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X