Сабан туенда коеп яуган яңгырны тукайлылар мул уңышка юрады
Узган шимбәдә Кызыл Байрак авылы мәйданында район Сабан туе гөрләп узды. Гөрләп дип әйтү юкка гына түгел анысы. Сабан туеның тантаналы өлешеннән соң яңгырның коеп ява башлавы да тукайлыларның һәм килгән кунакларның кәефен бозмады. Алар рәхәтләнеп бәйгеләрдә катнашты, матур концерт программасын карады, кызу көрәшне игътибар белән күзәтте. Быелгы сабан туенда...
Елдагыча, иң беренче булып, Сабан туе мәйданына кыр батырларын чакырдылар. Тамашачылар аларга гөрләтеп кул чапты. Алып баручылар район исеменнән кыр батырларына, алдынгы механизаторларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Котлау сүзләре белән сәхнә түреннән муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, Яр Чаллы шәһәренең картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Владимир Бестолков чыгыш ясадылар. Сабан туе әләмен тантаналы рәвештә районыбызның иң уңган, иң тырыш хезмәт батырлары - Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Юрий Колузаев, «Кама» агрофирмасыннан Рамил Закиров һәм «Гигант» җәмгыятеннән Флорис Миннегалиев күтәрделәр. Аннан соң сәхнәгә быелгы язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча алдынгы механизаторлар чакырылды. Алар - «Кама» агрофирмасыннан «АТМ-7360» тракторында сабан һәм азык культураларын чәчүне 1223 гектар җирдә башкарган Самат Хәмидуллин, «Биклән» җитештерү кооперативыннан «ДТ-75» тракторында сабан һәм азык культураларын чәчүне 985 гектар җирдә башкарган Расыйм Нуретдинов, «Кама-Бекон» җәмгыятеннән «Джон Дир» чәчү комплексында сабан һәм азык культураларын чәчүне 860 гектар җирдә башкарган Андрей Слепков. Алдынгыларны Сабан туе мәйданында котладылар, акчалата премияләр белән бүләкләделәр. «Кама-Бекон» җәмгыяте механизаторы Рамил Зәкиевка да шулай ук акчалата премия һәм тәкә тапшырдылар.
Аннары Васил Хаҗиев Сабан туеның төп сәхнә түреннән узган ел нәтиҗәләре буенча алдынгылыкка ирешкән савымчыларны бүләкләде. «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятеннән ел әйләнәсенә бер сыердан 6554 килограмм сөт савып алган Любовь Ивашкинага, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан бер сыердан 6532 килограмм сөт сауган Рима Исламовага, «Биклән» җитештерү кооперативыннан бер сыердан 5738 килограмм сөт алган Валентина Кильгановага акчалата премия тапшырылды. Шуннан соң бүләкләү тантанасы Сабан туе мәйданы уртасында дәвам итте. Монда иң беренчеләрдән булып көрәш ветераннарын хөрмәтләделәр. Ильяс Гыйлаевка, Айрат Гыйлаевка, Рәис Гыймадиевка, Раббани Шәриповка, Рәкыйп Хәмитовка, Фәрит Шәриповка, Нәгыйм Мөҗәһитовка истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан район авыл хуҗалыклары, предприятияләре кыр батырларын зурладылар, аларга түбәтәйләр бирелде, акчалата премия тапшырылды.
Сәхнәләштерелгән күренешләрдә бары тик район үзешчәннәре генә катнашты
Бүләкләү тантанасыннан соң Сабан туеның иң матур өлеше - театральләштерелгән тамаша башланды. Милли бәйрәмебез үзебезнең иҗат коллективлары чыгышлары, балаларның матур биюләре белән үрелеп барды. Әйтергә кирәк, оештыручылар быел Сабантуйны үткәрүгә бары тик район көчләрен генә тартканнар. Сәхнә күренешләрендә барысы 377 райондаш катнашты, аларның 251е балалар иде. Читтән артистлар чакырмыйча гына шундый зур чараны район үзешчәннәре көче белән генә үткәреп чыгу, әлбәттә, зур тырышлык, сабырлык таләп итә. Шуңа күрә кайдадыр кытыршылыклар булуга да аптырыйсы түгел. Ни дисәң дә, мәйдан уртасында биючеләр дә, сәхнәдән чыгыш ясаучылар да номерларга бар көчләрен бирде. Аеруча балалар ихлас йөрәктән матур итеп чыгыш ясадылар, рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. Сабантуй, шулай итеп, мәдәният хезмәткәрләрен генә түгел, гомумән, район халкын берләштерде, активлаштырды, иҗади яктан тагын да үсәргә мөмкинлекләр ачты. Бу юнәлештән киләчәктә дә тайпылмаска, үз талантларыбызны үстерергә, Сабантуйны чын мәгънәсендә халык бәйрәме итәргә кирәк, дип басым ясады бу җәһәттән район башлыгы Васил Хаҗиев.
Рәсми өлеш тәмамланып, сәхнәләштерелгән күренешләр дә артта калганнан соң, сәхнә микрофонын Яр Чаллының «Күңел» радиосы хезмәткәрләре үз кулына алды. Алар тукайлыларга һәм Сабантуй кунакларына үзләренең күңел ачу программасын тәкъдим итте, халыкны җырлатты, биетте, уеннарга тартты. Алар белән килгән җырчылар Әлфинә Әзһәмова һәм Рамил Миндиярның чыгышы да бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер бирде.
Уеннарда балалар да, өлкәннәр дә актив булды
Бу вакытта район Сабан туеның үзәк мәйданы янында корылган уен мәйданчыкларында төрле ярышлар дәвам итте. Балалар мәйданчыгы бәйрәмне ачу тантанасына кадәр үк күңелле авазларга күмелгән иде инде. Төрле яшьтәге сабыйлардан, аларның әти-әтиләреннән торган чират капка башыннан ук әллә кая кадәр сузылган иде. Һәркайсының кәефе яхшы, йөзләрендә елмаю уйный.
Иң беренчеләрдән булып башланып киткән капчык сугышында һәм әйбер кисү ярышларында халык аеруча күп булды. Капчык белән бер-берсенең ныклыгын малайлар гына түгел, кызлар да сынады. Аннары һәр бәйрәмнең үз җырчысы була дигәндәй җыр, шигырь башкару буенча бәйге дә башланып китте. Аның артыннан күзне бәйләп чиләккә туп җыю, капчык киеп йөгерү һәм башка төрле уеннар башланды. Ярышлар булгач, бүләкләрсез дә булмады. Уеннарда катнашкан балаларга төрледән-төрле призлар, күчтәнәчләр тапшырылды.
Өлкәннәр дә капчык киеп йөгерде, салам тутырылган капчык белән бәреште, башында әтәч торган кыек баганага менде, кашыкка йомырка салып йөгерде, көянтә белән су ташыды, чүлмәк ватты.
Районның яшьләр белән эшләү бүлеге бер якта спорт уеннары оештырган иде. Бау тартышуда аеруча осталар дип алар Мусабай-Завод, Теләнче Тамак җирлекләрендә, «Татарстан» совхозы поселогында яшәүчеләрне билгеләделәр. Кул көрәшендә 18 яшькә кадәрге кызлар арасында Бордыдан Фатыйма Борһанова, 18 яшьтән өлкәнрәкләрдән Түбән Суыксудан Алия Сираева, егетләр арасыннан 18 яшькә кадәргеләрдән Түбән Суыксудан Айзат Шәмсиев, 18 яшьтән өлкәнрәкләрдән Инсаф Хөсәенов иң көчлеләре булды. Гер күтәрүдә үз яшьләрендә Боерганнан Рөстәм Әхкыяметдинов, Яр Чаллыдан Марат Шәйхетдинов иң яхшылары дип табылды. Турникта күтәрелү буенча да иң-иңнәр билгеләнде. Алар Владимир Ермаков, Азат Сәрвәров, Марат Молтабаров булды. Егетләр өчесе дә Яр Чаллыдан. Шулай ук Сабантуйга килүчеләр волейбол да уйнадылар. Кызганычка, яңгыр ява башлагач, аларга уеннан тукталырга туры килде.
Туры баганага менәргә теләүчеләр дә шактый иде. Кемнәрдер бу ярышта катнашырга әзерләнеп, махсус киемнәрен киеп килгән иде. Егетләр арасыннан иң осталары, иң җитезләре дип «Татарстан» совхозы поселогыннан Артур Гыйбадуллинны һәм Риф Ризатдиновны, Калмаштан Илназ Каюмовны билгеләделәр уенны оештыручылар.
Спорт яратучы тукайлылар һәм килгән кунаклар Сабан туенда ГТО нормаларын тапшырдылар
Бу спорт мәйданчыгында тукайлылар һәм Сабан туена килгән кунаклар ГТО нормалары тапшырды. Ир-атлар өчен ул 20 мәртәбә гер күтәрүдән, 30 мәртәбә идәнгә ятып кул белән гәүдәне күтәрүдән, 2 метрга ераклыкка сикерүдән тора иде. Хатын-кызларга исә ГТО нормаларын үтәү өчен эскәмиядән кул белән 20 тапкыр гәүдәне күтәрергә, 20 тапкыр пресс ясарга һәм 1,8 метр ераклыкка сикерергә кирәк иде. Шуңа өстәп, һәр катнашучы Татарстан тарихы буенча биш сорауга җавап бирде. Барлык биремнәрне үтәүчеләргә оештыручылар «Президент белән бергә» дип язылган значок һәм диплом тапшырдылар. Мәйданчыкта сабан туе кунаклары бик теләп катнаштылар. Аеруча яшьләр актив булды.
«Спорт яратучы Татарстан» мәйданчыгында үз көчен район башлыгы Васил Хаҗиев та сынап карады. ГТО нормаларын тапшырып, ул да значокка һәм дипломга лаек булды. Сабан туе кунагы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Владимир Бестолков та әлеге мәйданчык белән танышты. Аннары бергәләшеп истәлеккә фотога да төштеләр.
«Президент белән бергә» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм халыкны спортка тартуга зур игътибар бирәләр. Бүген Татарстан - Россиянең спорт башкаласы. Республикада профессиональ спорт өчен дә, башлап шөгыльләнүчеләр өчен дә яхшы шартлар тудырылган. Татарстанда Россия күләмендәге генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт чаралары үткәрелә. Бу җәйдә спортның судагы төрләре буенча халыкара чемпионат уздырылачак, ә 2018 елда республикада футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү күздә тотыла.
Сабан туеның абсолют батыры булып Олы Шилнәдән Вадим Уляшов калды
Коеп яуган яңгыр, яңгыр гына түгел, борчак кадәр булып төшкән боз кисәкләре бәйрәм чараларын беразга туктатып торса да, болытлар тарала башлауга ук халык тагын мәйданга җыелды. Чөнки Сабан туеның иң мөһим вакыйгаларыннан берсен - татарча көрәшне карыйсы бар иде әле. Җир юеш дип тормадылар, көрәш җене кагылган малайлар, үсмер егетләр һәм, ниһаять, спортның бу төре буенча шактый тәҗрибәле ир-атлар көрәш кырына чыга торды. Һәр елдагыча кызу барды көрәш. Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр бүләкләрен алып китә торды. Абсолют беренчелек яшьләр арасында һәм өлкәннәр арасында билгеләнде. Яшьләрдән батыр булып Биклән егете - Радик Дусманов, сабан туеның абсолют батыры булып исә Зур Шилнәдә яшәүче көрәшче Вадим Уляшов калды. Аңа бүләк итеп тәкә һәм принтер тапшырылды.
Кызганычка, Сабан туеның матур бизәге булган ат чабышларын көчле итеп яуган бозлы яңгыр аркасында уздырмаска булдылар. Юлының бик нык юылуы сәбәпле, җайдакларның, юртакларның имгәнүен булдырмау максатыннан кабул ителгән әлеге карар өчен оештыручылар Сабан туена килгән атларның хуҗаларыннан, җайдаклардан һәм район халкыннан гафу үтенәләр.
P. S. Сабан туеннан күбрәк фотоларны газетаның www.tukai-rt.ru сайтыннан һәм һәм Вконтакте челтәрендәге төркеменнән (vk.com/club54482574) карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев