Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабан туе котлы булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар! Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе - хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Гадәттә, ул кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә. Сабан туе Җир-ананың уянуын гәүдәләндерә, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенчегә...

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар!

Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе - хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Гадәттә, ул кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә. Сабан туе Җир-ананың уянуын гәүдәләндерә, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенчегә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт әйту, олы эшләрдән соң җырлап-биеп күңел ачып, хезмәт туен үткәрү ул. Сабан туеның җыр-бию, уен-көлке, көрәш, am чабышы, спорт ярышлары уза торган киң мәйданнары, татар халкының көч-егәрен, рух ныклыгын, күңел көрлеген күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга карата игътибарын, ихтирамын һәм дуслык-туганлык хисләрен дә чагылдыралар. Быелгы Сабан туе аеруча куанычлы: һәр җирдә җылы яңгырлар явып үтте, игеннәр баш калкытты. Игенчеләр, бар тырышлыкларын, эш тәҗрибәсен бер төенгә туплап, тырышып эшләде, быелгы уңышка ныклы нигез салды. Икмәк - байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез көчле, имин булыр. Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев