Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен яңа проект кертергә йөкләмә бирде

"Безгә җитештерүчеләрне һәм кулланучыларны электрон сәүлш системасында эшләргә өйрәтергә кирәк", - дип белдерде ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны фермерларны, шәхси хуҗалыкларны, микрофермаларны электрон системада эшләүгә мәҗбүр итүгә кагылышлы проект кызыксындырды. Ул моны Татарстанда кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Россия венчур форумы кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышып йөргәндә әйтте....

"Безгә җитештерүчеләрне һәм кулланучыларны электрон сәүлш системасында эшләргә өйрәтергә кирәк", - дип белдерде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны фермерларны, шәхси хуҗалыкларны, микрофермаларны электрон системада эшләүгә мәҗбүр итүгә кагылышлы проект кызыксындырды. Ул моны Татарстанда кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Россия венчур форумы кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышып йөргәндә әйтте.

Әлеге проект авыл хуҗалыгында блокчейн-артель кертүдән гыйбарәт. Аның белән Иннополистан вәкил таныштырды. "Безнең проект - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә инвестицияләр өчен блокчейн-платформа. Ягъни, продукция юлы тулысынча күзәтү астында. Бу шәһәр халкы өчен үзе сайлаган җитештерүчегә инвестиция кертү мөмкинлеге", - дип белдерде проект авторы. Аның әйтүенчә, бу система продукция җитештерүче белән кулланучыны бәйләячәк. Фермер үзе һәм аның абруе гарант булып хезмәт итә.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка бу проектны республикада кертү турында уйларга киңәш итте. Аның сүзләренчә, сыйфатка ышандыручы яки гарант министрлык үзе булырга тиеш. "Безгә җитештерүчеләрне һәм кулланучыларны электрон сәүлш системасында эшләргә өйрәтергә кирәк. Бу система электрон мәйданчыкка эләгергә булышачак. Сатып алучы җитештерүчегә ышанмаса да, министрлыкка ышаначак", - дип белдерде Президерт.

Рөстәм Миңнеханов фермерларны шушы система буенча эшләргә өйрәтергә кирәклеген әйтте. "Алар моны бик катлаулы дип уйлый, гәрчә дөнья инде шулай эшли. 2005 елда электрон документлар әйләнешен керткәндә, мин үзем дә бу системадан курка идем. Соңгы авыл җирлекләре дә хәзер моннан башка эшли алмый", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев