Рәшит Хәбетдинов: «Һәр кеше үз вазифасын намус белән башкарганда уңышка ирешеп була»
Бүгенгесе көндә район җирлегендә сөт савып алу күрсәткечләре, киләсе уңышка нигез салу буенча әзерлек эшләре белән җирлегебездә яшәүче халык бик кызыксына. Җирлегебездәге хуҗалыкларга, авылларга эш сәфәренә чыкканда булсынмы, телефон аша булсынмы, журналистларга шушы хакта сораулар бирәләр. Авыл халкының алда торган язгы кыр эшләренә, булачак иген уңышына карата битараф булмаулары сөендерә. Менә шуны исәпкә алып, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Васил улы Хәбетдинов белән шушы хакта әңгәмә кордык
– Рәшит Василович, сөтчелек тармагында алга китеш бармы?
– Сыерның сөте телендә, ди халык. Димәк, савым күрсәткечләре югары булсын өчен, сыерларны яхшы сыйфатлы мал азыгы белән тәэмин итәргә кирәк. Шул вакытта гына тулаем тәүлеклек савым артачак. Моңа исә, чәчүлек җирләрне агротехник чараларны үзвакытында һәм төгәл башкарганда гына ирешеп була. Игенчелек, үсемлекчелек, орлыкчылык һәм терлекчелек – бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.
Авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсенә эш туктап тормый. Терлекчелектә, аерым алганда сөтчелек тармагында, үткән ел белән чагыштырганда үсеш сизелә. Тулаем тәүлеклек савым район буенча 92,1 тонна тәшкил итә. Бу, үткән ел белән чагыштырганда 8,7 тоннага күбрәк. Тәүлегенә бер сыердан 17,4 кг сөт савып алына. Ел башыннан 150 бозау алынды, алар арасында үлем-китем юк, 570 сыер савымга куелды.
Оператив сводкалар буенча һәр хуҗалыкның ни рәвешле эшләвенә анализ бирергә була. Ни кызганыч, «Р-Агро» ҖЧҖдә алга китеш юк.
– Рәшит Василович, кышның икенче ае тәмамланып килә. Яңа – 2022 нче ел уңышына нигез салу буенча нинди эшләр башкарыла?
– Басу-кырларның уңдырышлылыгы сөрүлек җирләргә минераль, органик ашламалар кертү белән бәйләнгән. 2022 нче ел уңышы өчен барлыгы 4763 тонна минераль ашлама (физик авырлыкта) сатып алынды. Шунысын да әйтергә кирәк, Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Р-Агро» ҖЧҖ минераль ашлама сатып алу мәсьәләсен злегә хәл итмәгән.
– Башка хуҗалыкларда эш ничек тора?
– «Гигант» ҖЧҖ е «Аммоний» ҖЧҖнән 70 тонна аммиак селитрасы сатып алачак. Аларга әле башка оешмадан 180 тонна аммиак селитрасы һәм «Тукайагрохимсервис»тан 100 тонна азофоска сатып алырга кирәк булачак. «Парадиз» ҖЧҖе 100 тонна азофоска һәм 150 тонна аммиак селитрасы сатып алырга планлаштыра. Бу җәмгыять чәчүлек җирләренең структурасын үзгәртергә, төгәлрәге, техник культураларны, аерым алганда рапс һәм көнбагыш чәчүне арттырырга исәпләп тора.
– Алгы сафта баручы С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бу юнәлештә эшләр ничек тора?
– С.Сәйдәшев исемендәге җитештерү предприятиесе җирлегебездә эшләп килүче «Тукайагрохимсервис»тан 200 тонна азофоска, «Аммоний» ҖЧҖнән 400 тонна аммиак селитрасы сатып алачак. Халкыбызны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдә сизелерлек өлеш кертүче «Ярыш» хуҗалыгы «Рацин» ААҖ аша 300 тонна аммиак селитрасы, «Ирек» җитештерү кооперативы 150 тонна КАС һәм 100 тонна азофоска сатып алачак.
Чәчүлек җирләре өчен «Камский Бекон» ҖЧҖе 400 тонна аммиак селитрасын «Аммоний»дан һәм 1000 тонна аммиак селитрасын башка оешмалардан сатып алырга ниятли. «Миннехуҗина» КФХгы 300 тонна КАС һәм 100 тонна азофоска сатып алачак.
Дөресен әйтергә кирәк, басу-кырларга минераль ашлама кертмичә генә яхшы уңыш алып булмый. Шуңа да, бу эшне үз вакытында һәм зур төгәллек белән башкарырга кирәк.
– Югары уңыш алу техника белән дә бәйле. Язгы кыр эшләренә техниканың әзерлеге нинди стадиядә?
– Югары уңыш алу өчен заманча техника булу, аның язгы чәчүгә яхшы итеп әзерләнеп куелуы зур әһәмияткә ия. Районда язгы кыр эшләренә техниканың әзерлек дәрәҗәсе яхшы – күпчелек хуҗалыкларда ремонт эшләре тәмамлану стадиясендә. Ләкин, бу яктан сүлпәнлек күрсәтүчеләр дә бар, әйтик, «Кама» агрофирмасы техникасын «Агросила-сервис»та ремонтласа да, эшләре акрын бара: 17 тракторның бары тик сигезе; 7 чәчү комплексының бары тик бер генә агрегаты ремонтланган, калганнарына запас частьлар юк.
Теләнче Тамак, Яңа Бүләк бригадаларындагы бүлекләрдә чәчкечләр, катоклар, бер чәчү комплексы ремонтлана. Аларның бороннары, культиваторлары язгы кыр эшләренә әзер. Чәчү алды культиваторларын ремонтлау өчен запас частьлар кирәк. «Кама» агрофирмасы җитәкчеләре җаваплы чорны уңышлы уздыру өчен техника ремонтлауны контрольгә алулары сорала.
Уңышның нигезе – яхшы сыйфатлы орлык белән тәэмин ителештән, техниканың язгы кыр эшләренә югары дәрәҗәдә әзерләнүеннән, басу-кырларны агротехник чаралар белән үз вакытында һәм тиешенчә эшкәртү белән нык бәйләнгән. Ә боларны башкару авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең үз вазыйфаларына җаваплы каравыннан тора. Ил язмышы – икмәктә, ди халык. Һәр кеше үз эшен намус белән башкарганда гына югары уңышка ирешергә мөмкин.
/ФОТО редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев