Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

Документ 2018 елның 9 октябрендә хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының боерыгы үз көченә керде. Анда сәнәгать транспортын эксплуатацияләү, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкарган вакытта хезмәтне саклау кагыйдәләре расланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Документ 2018 елның 9 октябрендә хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге кагыйдәләрне эш бирүчеләр - сәнәгать транспортын эксплуатацияләү, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкаручы юридик затлар һәм шәхси эшкуарларның үтәве мәҗбүри.

«Эш бирүче сәнәгать транспортын һәм технологик җиһазлардан имин файдалану, аларны төзек хәлдә тоту, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау буенча инструкция таләпләре үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә (һ.б.) бурычлы», - диелә документта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев