Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия фәннәр академиясе президенты БДИдан баш тартырга чакыра

Александр Сергеев "илдән интеллектлар китү проблемасына игътибар белән карарга" кирәк, дип саный. Россия фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев бердәм дәүләт имтиханыннан баш тартырга чакыра. Шундый белдерүне ул Мәскәү икътисад форумында җиткергән, дип хәбәр итә РБК. "Без илдән интеллектлар китү проблемасына игътибар белән карарга тиешбез. Без нигәдер ай саен әле анда,...

Александр Сергеев "илдән интеллектлар китү проблемасына игътибар белән карарга" кирәк, дип саный.

Россия фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев бердәм дәүләт имтиханыннан баш тартырга чакыра. Шундый белдерүне ул Мәскәү икътисад форумында җиткергән, дип хәбәр итә РБК.

"Без илдән интеллектлар китү проблемасына игътибар белән карарга тиешбез. Без нигәдер ай саен әле анда, әле монда долларлар китүеннән куркабыз. Ни өчен беркем дә безнең илдән интеллектлар китүен санамый", - дип белдергән Россия фәннәр академиясе президенты.

"Мин безгә БДИдан баш тартырга кирәк, дип саныйм", дигән ул.

Әмма Сергеев сүзләренә каршы Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева БДИ системасының бердәм мәгариф киңлеген үстерүне ныгытуын һәм россиялеләргә кайда яшәүләренә карамастан тигез шартларда югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бирүен әйткән.

Март аенда Дәүләт Думасына БДИдан баш тарту һәм янәдән дәүләт имтиханнарына кайту буенча закон проекты кертелгән. Проектка аңлатма язуында имтиханның мәгариф өлкәсендә ришвәтчелекне тамырдан корытуда ярдәм итмәве, укучыларның белемен гадел тикшерүне тәэмин итмәве әйтелгән.

Закон проекты авторлары шулай ук дәүләтнең имтиханга тоткан чыгымнары ел саен үсүен, ә БДИны уздыру кагыйдәләре даими рәвештә алышынып торуын билгеләп үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев