Россия Федерациясе Президентын сайлау вакытында син кайда – шунда тавыш бирергә була
31 гыйнвар көнне «Татар-информ»да 2018 елның 18 мартында булачак Россия Президентын сайлау турында сөйләделәр. Бу елны сайлау процессы башка кампанияләрдән аерылып торачак - бу сайлау көнне әлеге яки башка сәбәпләр аркасында яшәгән шәһәреннән, авылыннан, хәтта республикадан чыгып китүчеләргә дә кагылачак. Болар һәм башкалар турында журналистлар белән очрашуга килгән Татарстан Республикасының...
Ул 31 гыйнвардан сайлаулар көнне үзең булган урында сайлау өчен, сайлаучылар исемлегенә кертүгә гаризалар кабул ителә башлавын белдерде. Пропискага карамыйча, үзеңнең хәзерге вакытта яшәгән урыныңда сайлауда катнашу өчен, быел «открепительное удостоверение» алырга кирәкми. Әлегә кадәр мондый документны алу мәҗбүри иде.
- Республика гражданнары сайлаулар көнне кайда булуларына карамастан, сайлауда катнаша алачак. Моның өчен бары тик алдан гариза язарга кирәк, - дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Шулай ук ул 31 гыйнвар көненә Татарстанда барлыгы 28 кешедән шундый гариза кабул итүе хакында әйтте.
Гаризаны территориаль сайлау комиссияләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә, шулай ук онлайн режимда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бирергә мөмкин. 25 февральдән аны участок сайлау комиссияләрендә биреп булачак. Гаризалар кабул итү 12 мартка кадәр дәвам итәчәк. Республикада гаризалар кабул итү өчен территориаль сайлау комиссияләрендә 67 пункт инде ачылган. Әгәр кешенең кинәт, әйтик сайлаулар алдыннан, командировкага китәсе билгеле булса яки башка сәбәп килеп чыкса, ул очракта гражданинга участок сайлау комиссиясенә барып, махсус гариза язасы була. Сайлау комиссиясе әгъзалары аны раслап, конверт белән кешенең үз кулына тапшыралар. Шул гариза белән сайлау көнне үзең булган җирдә тавыш бирергә мөмкинлек булачак. Гаризада сайлау көнне өйдә була алмауның сәбәбен күрсәтү мәҗбүри түгел.
ТРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерүенчә, сайлаулар вакытында участокларда видеокамералар да куелачак. Быелгы яңалык - Татарстанда барлык 65 территориаль сайлау комиссияләрендә һәм 940 сайлау участогында (сайлаучыларның саны 1000нән арткан очракта) да видеокамералар булачак. Бөтен ил буенча онлайн режимда сайлау участокларында сайлаулар барышын карау мөмкинлеге туачак.
РФ Президенты сайлаулар көнендә кайда булуыңа карамастан сайлауларда катнашу мөмкинлеге булачагы турында әйттек. Түбәндәге адреслар буенча территориаль сайлау комиссияләрендә гражданнардан гаризалар кабул итү инде башланды.
1 Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районы территориаль сайлау комиссиясе.
Адресы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Автозавод районы, Ш. Усманов урамы, 112нче йорт, 1нче кат, 110нчы бүлмә. Телефон: 8 (8552) 32-97-98.
2 Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы территориаль сайлау комиссиясе.
Адресы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Комсомол районы, М. Җәлил проспекты, 56нчы йорт. Телефон: 8 (8552) 70-14-41.
3 Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы территориаль сайлау комиссиясе.
Адресы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Үзәк район, Энтузиастлар бульвары, 11нче йорт, 3/08 административ бинасы, 1нче кат, 101нче бүлмә. Телефон: 8 (8552) 47-55-72.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев