Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Россия белән горурланам» акциясе үтте

Ул Россия Федерациясенең дәүләт флагы көненә багышланды. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Башта барысына да Россия символикасы төшерелгән тасмалар, шарлар, әләмнәр таратылды. Алар шулай ук Россия флагының тарихы, аның ничек барлыкка килгәнлеге турында кызыклы мәгълүмат та алдылар. «Россия белән горурланам» дигән яшьләр акциясенең максаты - балаларда, яшүсмерләрдә илгә бирелгәнлек,...

Ул Россия Федерациясенең дәүләт флагы көненә багышланды. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Башта барысына да Россия символикасы төшерелгән тасмалар, шарлар, әләмнәр таратылды. Алар шулай ук Россия флагының тарихы, аның ничек барлыкка килгәнлеге турында кызыклы мәгълүмат та алдылар. «Россия белән горурланам» дигән яшьләр акциясенең максаты - балаларда, яшүсмерләрдә илгә бирелгәнлек, Ватанны, аның тарихы һәм дәүләт символларына карата горурлык хисе тәрбияләү.

Кичке җидедә Кнәз мәдәният йортында тематик дискотека булды. Аны алып баручы яшьләр кичәгә килүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләделәр, аларга буклетлар - Россия Федерациясе дәүләт символикасы турында памяткалар, өч төс төшерелгән тасмалар тараттылар. Дискотека күңелле музыка астында бик җанлы, күңелле барды. Ахырдан яшьләр бертавыштан: «Без туган илебез белән горурланабыз! Без аны яратабыз!» - дип кычкырдылар һәм патриотик хис белән сугарылган башка шундый шигарьләр әйттеләр, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры, безнең даими хәбәрчебез Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев