Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт, Заһидә, кыюлыгың өчен!

Өлкәннәр декадасы кысаларында без яңа сәхифә ачтык. «Яшьлегемә эндәшәм...» дип атала ул. Яшьлегегездән нинди матур хатирәләр күңелегезгә уелып калган? Бүген, озын тормыш юлы үтеп, гомерегезнең әлеге гүзәл чорларына ни дип эндәшер идегез? Үкенечләр булдымы? Яшьлеккә кабат кайтып булса, нинди сукмактан китәр, нәрсә үзгәртер идегез? Хөрмәтле газета укучыларыбыз, рубрика дәвам итә. Әйдәгез, хәтерне яңартыйк, күңел хисләрен актарыйк, сезнең язмыш башкаларга да кызыклы булыр, бәлки кемдер гыйбрәт алыр, кемдер сокланыр. Сездән хатлар көтәбез!

– Саумы, яшьлегем! Дистә-ләгән еллар узып, вакыты белән катлаулы да, күңелгә канатлар куйган мизгелләре белән куанычларга да бай тормыш юлы үтеп, сиңа кайттым. Гомер кояшым баеп барганда, чал башымны иеп, сиңа рәхмәт әйтергә ниятем.
– Гадәттә кешеләр яшьлек узды дип үкенәләр. Рәхмәте ни өчен?
– Язмыш миңа сынауларның берсе артыннан икенчесен өстәп олы тормышка әзерләде. Мин сугыш еллары баласы. Әниемнең сыңар канаты астында дүрт бала үстек. Ачлыкны да, ятимлек ачысын да күп күрдем. Безнең чор балалары буыннары ныгыр-ныгымас басу-кырларда эшли башлады – сугыш җимерекләрен төзәтә торган авыр еллар иде. Без, 10-12 яшьлек балалар «кирәк» дигән сүзнең мәгънәсенә бик иртә төшендек – әнкәйләребезнең яшәеш кагыйдәсе иде ул. 
Кечкенәдән шигырь җене кагылды миңа. Бүгенгедәй хәтеремдә, 6нчы сыйныфта укыганда шигырь язып хыялланганымны белеп алган татар теле укытучысы Рәйсә апа өстәл янына чакырып: «Миңа укып күрсәтмисеңме?» – диде. Дәфтәремне баштан ахыргача укып чыкты да: «Район газетасы аласыз бит сез, шигырьләреңне алып барып кара әле», – диде. Өйгә атлап түгел, очып кайттым. Әниемә шатлыгымны җиткердем. Күршебездәге Камал апа ун чакрым ераклыктагы район үзәгенә барып эшли иде. Әнием ап-ак йон носки, яңа резина кәлүшләр кидерде дә, җәяүләтеп, шул апага ияртеп җибәрде. Камал апа редакция ишеге төбенә кадәр озатты да китте. Редакция миңа гадәти булмаган изге бер урындыр сыман тоела, аягым атламас булды, тыным кысыла. Шулай да кыеп, тылсымлы ишекне ачып кердем. Кәлүшләремне ишек төбендә үк салып, коридор буйлап «Хатлар бүлеге»н эзләп киттем. Бүлмә түрендә ике апа кара-каршы утыра, кәгазьгә чумганнар. Мине якты йөз белән каршыладылар. Күрәм, бер-берсенә карыйлар да, сиздерми генә елмаялар. Аннары апаларның берсе килеп аркамнан сөйде дә: «Бар, акыллым, аяк киемнәреңне киеп кер», – ди. Носкиларым пычранганга болай да эчем пошкан иде, кәлүшләремне киеп кабат әйләнеп кердем. Дәфтәремне алып калдылар. Ике атнадан соң ике шигырем басылып чыкты. Бу минем өчен шаукымы гомер буена җитәрлек шатлыклы көн иде. Кая инде ул чагында 53 ел гомеремне журналист хезмәтенә багышлармын дип уйлаулар...
...Ә аңа кадәр катлаулы юллар узылды. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамласам да, әниемнең саулыгы бетеп, апайларымны укытырга ярдәм итәсе булды. Чистайга китеп, спорт аяк киемнәре фабрикасында эшли башладым. Ии, яшьлегем, ничек сиңа рәхмәт әйтмисең?! Юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Фабриканың комсомол оешмасын җитәкләүне ышанып тапшырдылар. Русча начар белүем кыенлык китерә иде, ләкин авыл баласы булсам да кыю идем. Янәшәмдәге кешеләр ярдәм итте, үземдә дә яшьлек ялкыны кайнап тора. Ике ел дигәндә мин җитәкләгән комсомол-яшьләр бригадасына «Коммунистик хезмәт бригадасы» исемен бирделәр, ә үземне Казанга алдынгы яшьләр слетына чакырдылар. Шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Биредә эшләгән елларымда шәһәр газетасы каршындагы әдәби берләшмәгә йөрдем. Хезмәттәшләрем, шәһәр тормышы турында мәкаләләр язам. Алар шәһәр газетасында, «Социалистик Татарстан»да басылып чыга иде.
Алтмышынчы еллар башында иремнең юлламасы белән гомер бишегем Чаллыга күчеп килдем. Шәһәрдә чыга торган «Коммунизм байрагы» газетасында унөч ел тәрҗемәче булып эшләвем минем өчен чын иҗат казаны булды. Эштән бушаган арада авылларга чыгам, мәкаләләр язам. Иң зур бәхетем – яп-яшь килеш газетаның баш редакторы Анатолий Артемьев, Константин Маркелов, Хәнәфи Маннапов кебек каләмнәрен сугыш кырларында, пуля яңгыры астында чарлаган фронтовик журналистлар, сугыш елларында редактор булып эшләгән Зәйнәп Җиһаншина кебек асыл затлар янәшәсендә татлы да, газаплы да журналист хезмәтендә чирканчык алуым. 
...Әй, яшьлегем, үкенечләрең дә бар бит дисеңме? Читтән торып университетка укырга керергә йөргәндә каты авыру гомерлек хыялымны җимерде. Югалып калмадым! Төбәгебездә чыга торган «Якты юл» газетасында хатлар һәм оештыру эшләре бүлегенә эшкә килдем. Читтән торып укып, 43 яшемдә авыл хуҗалыгы белгече дипломы алдым. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген тирәнтенрәк өйрәнеп һәм колач җәеп, рәхәтләнеп эшләргә. Бүген шул Заһидәне мактыйсым килә. Тәвәкәллеге, кыюлыгы өчен!

Заһидә Нәбиуллина,
ветеран журналист. 

/ Фото редакция архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев