Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәркем өлешен кертсен

Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю бара.  Авыл халкының яшәешен кайгырткан дәүләт программасыннан тиешенчә файдаланып калу форсатын кулдан ычкындырмаска тырышкан кешеләр үзара салым акчасын җыюда активлык күрсәтәләр. Быел бу эш 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. 

Үткән ел көз көне барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчасын җыю буенча референдумнар узды. Аның нәтиҗәләре буенча, поселок һәм авылларда яшәүчеләрдән 500дән 1000 сумга кадәр акча җыю каралды. Сәмәкәй авыл җирлегенә кергән Сәмәкәй, Сәет, Оргыды, Күгәш авылларында барлыгы 343 хуҗалыкта 640 кеше теркәлеп яши. Җыенда шуларның 65 проценты үзара салым акчасын җыярга дип тавыш биргән. Теркәлмичә, җәй көне шәһәрдән кайтып яшәүчеләр байтак. Салым күләме – 500 сум. Дүрт авылдан барлыгы 244 мең сум җыелган һәм ул дүләт программасы буенча биш тапкыр артып – 1 млн 220 мең сум булып кайткан. Һәр авылның үзара салым акчасы үз ихтыяҗларына тотылган. Сәет авылында зиратка бару юлына ком-таш салынган. Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Усманов: «Быел Сәет авылында клуб яны территориясен чистартып, ял зонасы ясарга ниятләдек. Хәзер күпчелек кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Шуңа күрә спорт мәйданчыгы балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен бик кирәкле урын булачак. Үткән ел Оргыдыда зиратка бару юлын төзекләндерү өлешчә башкарылды. Чөнки, кече авылда халык аз булганлыктан, бер елда гына җыелган акчага юлны тулысынча төзекләндереп булмады. Быел мәчет яныннан башлап зиратка кадәр ремонтлап бетерергә ниятлибез», – дип, авыл җирлеге башлыгы башкарылган һәм алда торган эшләрне билгеләде. Шушы изге эшне ахыргача башкарып чыгу өчен һәр кешенең акчаны вакытында тапшыруы сорала. Оргыды мулласы Әмирҗан Галимҗанов туган авылы өчен җан атып яшәүче мөхтәрәм кеше. «Юллар салу һәм төзекләндерү, чишмәләр чистарту, мәчет төзүдә ярдәм итү саваплы эш. Исән вакытта яхшы юлдан йөрү күңелле булса, вафат булгач безне шул юлдан зиратка күтәреп алып барачаклар», – дип авылда даими яшәүчеләрне һәм анда кайтып йөрүчеләрне изге эшкә өнди. Мәүлет Хисамиев замандашының сүзләрен хуплап: «Үзара салым акчасын җыюны тормыш таләбе итеп кабул итәргә кирәк. Бер сумың биш сум булып кайта икән, нигә бу форсатны кулдан ычкындырырга? Авылга кайтып-китеп йөрүчеләр дә үзара салым акчасы бирүне намус эше дип кабул итсәләр үзебезнең файдага була. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге олыгайгач туган ягына тартыла. Әти-әнисеннән калган төп нигезне тергезүчеләр дә байтак. Аннары, үлгәч тә туган туфракка кайтып ятасы килә бит. Биш йөз сум акчабызны ихлас күңелдән тапшырыйк!» – ди. 
Сәмәкәй авыл җирлегенә кергән авылларда юлларны төзекләндерү көнүзәк мәсьәлә. Күгәштә Күл урамында 200 метр юлга ком-таш салынган. Быел да бу эш дәвам итәчәк. Сәмәкәйдә 634 мең сумлык юл төзекләндерү эшләре башкарылган. Үзәк урамның чокыр-чакырлы юлына асфальт валчыгы салып тигезләнгән. Быел Сәмәкәйдә Елга урамының 630 метрлы юлын төзекләндерү каралган. Сәмәкәй авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гөлфирә Петрова: «Үткән ел Үзәк урам юлы төзекләндерелде. Халык сөенеп бетә алмый. Быел Елга урамын тәртипкә китерербез дип чын күңелдән ышанам. Юмартлардан үрнәк алыйк. Мисал өчен, авылыбызда яшәүче I төркем инвалид Флүрә Сафиуллинага җәяү йөрү җиңел булмаса да, авыл җирлегенә барып 500 сум акчасын биргән. «Мин капкамны келәгә куям. Акча җыеп йөргән чагында ишетмичә яисә күрмичә калырмын. Шуңа күрә үзем илтеп бирергә булдым», – ди. Югыйсә, гражданнар җыенында I, II төркем инвалидлар өчен үзара салым акчасын 250 сум күләмендә билгеләргә дигән карар кабул иткән идек. Хәленнән килгән кеше күбрәк итеп акча бирсә, авылыбыз тагын да ямьләнер, юллар яхшы булыр», – дип авылдашларын игелекле эштән читтә калмаска чакыра. Илшат Усманов үзара салым акчасын үзвакытында җыеп тапшыруның әһәмиятен аңлатып: «Быел барлыгы 248 мең сум акча тупланыр дип торабыз. Ел саен үзара салымның халык файдасына булуын аңлатабыз. Ләкин кайберәүләр бу программада катнашуның отышлы ягын аңлап бетермиләр, ахрысы. Шуңа күрә үзара салымны өйләргә йөреп тә җыярга туры килә. Шунысы да мөһим, үзара салым акчасын никадәр тизрәк җыеп тапшырсак, акча да тизрәк әйләнеп кайта. Төзекләндерү эшләрен җәй айларында башкару уңайлы һәм отышлы», – ди.
Елына бер тапкыр җыела торган 500 сум акчаны биргәннән фәкыйрьләнмисең дә, бирмичә калдырып баемыйсың да. Оргыдыда, Күгәштә даими яшәүчеләр саны аз. Шуңа күрә, матди яктан хәлле кешеләр күбрәк акча бирерләр, авыл йортын дача итеп тотучылар да изге эшкә үз өлешләрен кертерләр дип ышанабыз. 

Фото Сәмәкәй авыл җирлегеннән алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X