Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришвәтчелеккә кагылышлы җинаятьләрнең күпчелеге җир белән бәйле

Хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә район прокуроры Айрат Галимәрдәнов чыгыш ясады. Агымдагы елда прокуратура белән район башлыгы аппаратында, район башкарма комитетында, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре, районның финанс-бюджет палаталарында, район эчке эшләр бүлегендә тикшерүләр үткән. Нәтиҗәдә керемнәр, чыгымнар, булган милек һәм аңа карата булган хокуклар турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар бирелмәве...

Хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә район прокуроры Айрат Галимәрдәнов чыгыш ясады.

Агымдагы елда прокуратура белән район башлыгы аппаратында, район башкарма комитетында, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре, районның финанс-бюджет палаталарында, район эчке эшләр бүлегендә тикшерүләр үткән. Нәтиҗәдә керемнәр, чыгымнар, булган милек һәм аңа карата булган хокуклар турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар бирелмәве турындагы 31 факт билгеле булган. Шулай ук прокуратура хезмәткәрләре белән оешмаларда «Коррупциягә каршы көрәш турындагы» федераль законның 13,3 маддәсе үтәлешенә, ягъни оешмалар белән коррупциягә каршы көрәш, аны кисәтү чараларының эшләнелүенә бәйле тикшерүләр алып барыла.

- 2015 елда районның хокук саклау органнары белән коррупциягә бәйле 23 җинаять теркәлгән. Аларны тикшерү өчен 18 җинаять эше кузгатылып, 5 җинаять буенча җинаять эше кузгатмау турындагы бер карар кабул ителде. 18 җинаять эшенең 5се ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирү, 12се - авыл җирлекләре башлыкларының җир бүлеп биргәндә үз вәкаләтләреннән тиешенчә файдаланмау, 1се Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге җитәкчесенең ришвәт алу турындагы җинаять эшләре. Тәҗрибә күрсәткәнчә, районда коррупция очраклары күп булган тармакка җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле затларның эшчәнлегенә туры килә, - диде чыгышында Айрат Галимәрдәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 декабрь – коррупциягә каршы көрәш көне