Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт хаты

Газетабызда да, сайтыбызда да Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыруы турында хәбәр иткән идек инде. Тукай районыннан әлеге конкурста җирле шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәева беренчеләрдән булып бер кочак иҗади эшләрен җибәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча аның эшләре иң яхшылар рәтенә...

Газетабызда да, сайтыбызда да Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыруы турында хәбәр иткән идек инде. Тукай районыннан әлеге конкурста җирле шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәева беренчеләрдән булып бер кочак иҗади эшләрен җибәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча аның эшләре иң яхшылар рәтенә кертелеп, шушы көннәрдә аңа Ботенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе имзасы белән "Рәхмәт хаты" тапшырылды. "Татар авылларын саклау һәм үстерү, буыннар бәйләнешен булдыруга үз өлешегезне кертүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешерсез дип ышанабыз,-диелә әлеге Рәхмәт хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев