Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада 606 бала мәгариф оешмаларыннан читтә белем ала

Татарстанда гаилә формасында укучы балалар саны 19 процентка арткан Татарстанда 2017 - 2018 уку елында гаилә формасында укучылар 19 процентка артты һәм аларның саны 606 булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 36нчы утырышында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына...

Татарстанда гаилә формасында укучы балалар саны 19 процентка арткан

Татарстанда 2017 - 2018 уку елында гаилә формасында укучылар 19 процентка артты һәм аларның саны 606 булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 36нчы утырышында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итте.

Балаларны гаилә формасында, ягъни мәгариф оешмаларыннан читтә укытуны оештыру мәсьәләсе аерым игътибар сорый, дип белдерде докладчы.

"Гражданнар мөрәҗәгате һәм гаиләдә белем бирүне оештыруны өйрәнү буенча тикшерү нәтиҗәләре республикада әлеге өлкәдә мәгариф органнары ягыннан контроль һәм мониторингның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күрсәтте. Бу балаларның белем алуга хокукларын бозуга китерә", - дип билгеләп үтте Удачина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев