Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика мәктәпләре полицияне ашыгыч чакырту төймәләре белән җиһазланачак

Полицияне ашыгыч чакырту төймәләре куйдыруга мунициалитетларга кирәкле акчалар саналды һәм бүлеп бирелде.

Республика мәктәпләрен полицияне ашыгыч төстә чакырту төймәләре белән җиһазлауга акча бүлеп бирелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә журналистларга ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

"Полицияне ашыгыч чакырту төймәләре куйдыруга мунициалитетларга кирәкле акчалар саналды һәм бүлеп бирелде",- диде министр.

Аның фикеренчә, интеллектуаль кораллану да әһәмиятле. "Хәзер кеше корал ала, янып китүчән катнашмалы шешәләр дә ата. Мондый вазгыятьтә үзеңне, туганнарыңны һәм якыннарыңны саклап кала белү, үзеңне дөрес тоту мөһим. Моңа игътибар биреләчәк", - диде министр.

Аның әйтүенчә, мәктәп территориясендәге контроль системасы да әһәмиятле. "Балалар территориядә чит-ят кеше күрсә, шундук хәбәр итәргә тиеш. Моның өчен мәктәп директоры, завуч, укытучылар балаларга мондый очракта нишләргә кирәклеген аңлатырга тиеш", - диде Рафис Борһанов.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев