Республика Балалар Думасы сессиясе узды
25 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Биектау районындагы "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-укыту үзәгендә республика Балалар Думасының күчмә сессиясе үтте. Анда оешманың 2011-2012 уку елының беренче яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, икенче яртыеллыкка эш планы төзелде. Безнең районнан сессиядә Шилнәбаш урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы - спикер Т. Ступникова, шулай ук Мәләкәс урта...
25 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Биектау районындагы "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-укыту үзәгендә республика Балалар Думасының күчмә сессиясе үтте. Анда оешманың 2011-2012 уку елының беренче яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, икенче яртыеллыкка эш планы төзелде.
Безнең районнан сессиядә Шилнәбаш урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы - спикер Т. Ступникова, шулай ук Мәләкәс урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы - вице-спикер А. Закирова катнашты.
Күчмә сессиянең эш барышында делегатлар республика Балалар Думасының мәгълүмати системасын камилләштерделәр, хокукый белемнәрен арттырдылар, дип хәбәр итте Шилнәбаш урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Е. Бухарева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев