Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт хисе белән яшим

Олы кеше сабый бала кебек: юкка да хәтере кала, аздан да күңеле була. Аның җаны, күңел халәте ихтирам-игътибарга аеруча мохтаҗ. Үзләренә карата аз гына хөрмәт күрсәтүне тойсалар, рәхмәт хисләре чиктән аша. Шуңадыр, редакция почтасына өлкән яшьтәге укучыларыбыздан килгән хәбәрләрнең күбесе - рәхмәт хатлары.

Бәтке авылыннан тыл һәм хезмәт ветераны Ольга Буханова җәйге айларда ук шәһәрнең хезмәт ветераннары пансионатында ял иткән булган. Ул әле һаман шунда күрсәтелгән ихтирам-хөрмәткә рәхмәт хисләре белән яши. «Район социаль яклау идарәсеннән пансионатка юллама биргәч, ышанмыйча тордым - карт кеше бит инде мин. Санлаганнары, хәлемә керә белгәннәре өчен мең рәхмәт. Өлкәннәрнең хәлен аңлаганнары өчен рәхмәт. Мин бит сугыш елларында - үсмер чактан ук эштә изелгән буын кешесе, сәламәтлеккә туя алмыйм. Ә пансионатта исә әйтерсең лә мине генә көтеп торганнар. Колач җәеп, якты йөз белән каршыладылар. Анда эшләүчеләрне махсус сайлап алган кебек: ачык йөзле, игътибарлы, безнең ише таяклы әбиләрне җитәкләп, көйләп йөртәләр. Безнең буын кешеләренә бик сирәк эләгә мондый игътибар, җылы мөнәсәбәт. Директор урынбасары Гөлнара Һадиева, биредәге социаль хезмәткәр Флүрә Шәфигуллина миңа карата аеруча игътибарлы булдылар. Табибә Нурия Сәлахова зарыңны сабыр гына тыңлый, җентекләп сораштыра. Олы кешегә кайчакларда шул да җиткән, хәлең җиңеләйгәндәй була. Дәвасы дә бик килеште. Шәфкать туташлары берсеннән-берсе йомшак күңелле, куллары шифалы. Магнит кабинетында эшләүче Фәридә Гарипова ягымлы карашы, тәмле теле белән дә терелтә, куллары эшенә ятып тора.
Гомумән, картлар өчен бик уңайлы, җылы мохитле дәва йорты икән ул пансионат. Өстәлдәге ризыклары тәмле, сизелеп тора, яратып, күңел җылысын биреп әзерлиләр. Беркөнне шәһәрдәге һәйкәл янындагы беренче постка алып чыктылар. Солдатларның почетлы каравылда торуларын күрдем. Һәйкәл янындагы мәңгелек утка карап, уйланып тордым. Күңел төпкелендәге сугыш еллары хатирәләре яңарды, бүген тыныч тормышта, рәхәт яшибез дип сөендем. Менә шулай бик кадерле әби булып, үземне кирәкле кешедәй тоеп, пансионат коллективына тирән рәхмәт хисләре төяп кайттым», - дип язган Ольга Дмитриевна.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш елы балалары