Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт хатлары тапшырылды

Ташу вакытында газ торбаларына зыян килеп, Кече Шилнә җирлегенә караган авыллар зәңгәр ягулыксыз калган иде. Аварияне бетерүдә "Чаллыгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе хезмәткәрләре һәм шәхси эшмәкәр Николай Черпаков җитәкчелегендәге бер төркем ремонтчылар вакыт белән исәпләшмичә, бар көчләрен куеп эшләделәр.

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә "Чаллыгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсенең авыл җирлекләре белән эшләү хезмәте башлыгы Илдар Абзаловка һәм шәхси эшмәкәр, Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Николай Черпаковка район хакиме Васил Хаҗиев рәхмәт хатлары тапшырды. "Газүткәргечне тиз арада төзекләндергән өчен муниципаль район Советы, Кече Шилнә авыл җирлеге халкы исеменнән рәхмәт белдерәм. Һөнәри осталылыгыгыз, авырлыклар алдында куркып калмавыгыз, җаваплылыгыгыз катлаулы хәлдән чыгарга ярдәм итте. Сезгә ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим", - дигән юллар бар әлеге хатларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев