Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт хатлары тапшырылды

Әдәбият елы тәмамланды. Китап сөючеләр өчен шактый бай ел булды ул. Китапханәчеләр, махсус еллык программа төзеп, нәфис әдәбият сөючеләр өчен кызыклы чаралар: язучылар белән очрашулар, мәктәп укучылары катнашында шигырь уку кичәләре, каһәрле елларда репрессиягә эләккән язучыларыбызның иҗат һәм тормыш юлына багышланган китап укучылар конференцияләре, укучылар өчен викториналар үткәрде. Район мәдәният...

Әдәбият елы тәмамланды. Китап сөючеләр өчен шактый бай ел булды ул. Китапханәчеләр, махсус еллык программа төзеп, нәфис әдәбият сөючеләр өчен кызыклы чаралар: язучылар белән очрашулар, мәктәп укучылары катнашында шигырь уку кичәләре, каһәрле елларда репрессиягә эләккән язучыларыбызның иҗат һәм тормыш юлына багышланган китап укучылар конференцияләре, укучылар өчен викториналар үткәрде. Район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова әдәбият елына йомгак ясады, иң-иңнәренә әдәби әсәрләрне таратудагы тырышлыклары, дистәләгән еллар һөнәрләренә тугры калып, һөнәри осталыкка ирешкән китапханәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар: Илсөяр Крапивина (Кече Шилнә авылы), Тәнзилә Шәйхнурова (Күзкәй), Тамара Лобова (Комсомолец поселогы), Галина Лысанова белән Татьяна Романова (Бәтке), Мәйсәрә Мирзаянова («Татарстан» совхозы поселогы), Флүзә Сәлимова (Боерган), Светлана Мөхәммәтнәбиева (Ташкичү). Алсу Арыслангалиевна барлык коллегаларына иҗатта янып эшләп, халыкка хезмәт итүдә уңышлар, кызыклы ачышлар теләде, дип хәбәр итте редакциягә Күзкәйдән Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев