Разыйф Кәримов Зәйне республикада беренчелеккә чыгарды
Быел республика игенчеләре кырлардан 5 миллион тоннадан артык бөртек җыйды. Рекордлы мул уңыш алу уңаеннан республикада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне киң колач белән бәйрәм ителде. Тантанага республикадан 1500 алдынгыны чакырып тәбрикләделәр. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен ТР Президенты җылы котлады. Районнар арасында иң күп - 190 мең тонна тулаем...
Быел республика игенчеләре кырлардан 5 миллион тоннадан артык бөртек җыйды. Рекордлы мул уңыш алу уңаеннан республикада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне киң колач белән бәйрәм ителде. Тантанага республикадан 1500 алдынгыны чакырып тәбрикләделәр. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен ТР Президенты җылы котлады. Районнар арасында иң күп - 190 мең тонна тулаем җыем (гектардан уртача уңыш 50 центнер) алган Зәй районы уңганнарының урыны бәйрәм түрендә булды. Зәй районын бүген безнең Тукай районында чыныгу алган - хуҗалык җитәкчесе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгән Разыйф Кәримов җитәкли. Районыбыздан шундый җитәкчеләр чыгуы белән ихлас горурланабыз. Эшләре киләчәктә дә уңышлы булсын!
Уңыш бәйрәмендә тукайлылар да катнашты. Кызганычка каршы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә редакция хезмәткәрләренә делегатлар турында мәгълүмат бирүдән баш тарттылар. Алар турында язмалар әзерләргә теләгән идек, киң җәмәгатьчелек өчен аларның исемнәре сер булып калды.
Фото elitat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев