Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз көрәшчеләре иң көчлеләр рәтендә

Әлмәттә көрәш буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышланган VI яшүсмерләр турниры үтте. Ярышларда республикабыз районнарыннан 18 команда катнашты.

Әлеге мәртәбәле ярышларда районыбыз көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар.
38 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә иң көчле булып Бикләннән Илназ Рамазанов, (тренеры - М. Мөхәммәдиев) танылды. 65 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында Теләнче Тамактан Артур Җиһаншин (Р. Закиров) II урынны, ә Яңа поселогыннан Азат Нәҗмиев (И. Нәҗмиев) III урынны алдылар.

Командалар арасында тукайлылар III урынны яуладылар, дип хәбәр итте яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча район бүлеге башлыгы И. Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чемпионнар турнир