Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның эре предприятиеләрендә тугыз айда ун бәхетсезлек очрагы теркәлде

Ел башыннан район территориясендә теркәлгән предприятиеләрдә килеп чыккан бәхетсезлек очракларында дүрт кешенең гомере өзелгән, алты кешенең сәламәтлегенә авыр һәм җиңелчә зыян килгән. Бу турыда без район агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Гомәр Хәйруллин белән сөйләшәбез.

- Гомәр Гайнуллович, бу нинди фаҗигаләр? Алар нидән килеп чыккан? Әлеге бәхетсезлек очракларыннан котылып булыр идеме?

- Беренче очрак яз көне, 6 мартта булды. Яр Чаллының Мәләкәс аръягында төзелә торган күпкатлы панель йортта эшләүче «51нче төзелеш-монтаж идарәсе»нең ике хезмәткәре өстенә стеналар авып күпсанлы травмалар алды. Әлеге предприятие безнең районда теркәлгән. Ул көнне ике бүлмә арасына куела торган панель стена, урнаштырган вакытта авып китеп, монтажчы һәм эретеп ябыштыручы ике ир-атның өстенә төшә. Монда бастырып куйган стенаны тотып торучы җайланмалар да булмый, шулай ук стена краннан да ычкындырылган була. Егетләрнең бәхетеннән, стена якындагы баганалар өстенә төшә, бу эшчеләрнең гомерен коткара. Ләкин алар икесе дә авыр җәрәхәтләр алалар. Әлеге бәхетсезлек очрагы хезмәтне саклауның иң гади кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга.

14 июльдә «Кама Беконы» җәмгыятендә шулай ук бер эшче сәламәтлегенә зур зыян алды, икенчесенең исә фаҗига урынында ук гомере өзелде. Насос-тирес станциясенең торбаларын чистартканда слесарь-ремонтчылар канализация чокырына саклык чарасын күрмичә, ягъни противогаз кимичә төшәләр һәм аммиак газы белән агуланалар. Бер эшче шунда ук үлә, икенчесе авыр хәлдә больницага җибәрелә. Бу предприятиедә эшчеләргә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж тиешенчә үткәрелмәгәнлеген, әлеге эшнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге аңлатылмаганлыгын күрсәтә.

Предприятиедә вазифадагы ике зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Боларга өстәп, эш вакытында сәламәтлеккә җиңелчә зыян килүнең өч очрагы теркәлде. Алар «Яр Чаллы икмәк продуктлары», «Татстройсервис», «Яр Чаллы элеваторы» җәмгыятьләрендә булды.

- Белүебезчә, хезмәт килешүе төземичә эшләүчеләр белән дә бәхетсезлек очраклары теркәлде.

- Әйе, быел предприятиеләрдә килеп чыккан бәхетсезлек очракларында хезмәт килешүе төземичә эшләгән өч кешенең гомере өзелде. Беренче шундый очрак 6 майда Мусабай-Завод авыл җирлеге территориясендә «Энергостройэкспорт» оешмасында булды. Биредә эш вакытында алынган җәрәхәт хезмәткәрнең үлеменә китерде. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерүләрдән соң әлеге хезмәткәр белән «Энергостройэкспорт» арасында хезмәт килешүе булмаган дип нәтиҗә чыгарды. Шулай булгач, әлеге бәхетсезлек очрагы җитештерүдәге бәхетсезлек очрагы дип исәпләнелми.

Икенче шундый фаҗига 9 июньдә Круглое Поле поселогындагы «Фирма «Агросервис» җәмгыяте территориясендә теркәлде. Монда мазут салынган резервуар шартлап, эшченең тәне 85 процентка кадәр янды һәм ул больницада җан бирде. Бу очракта да Дәүләт хезмәт инспекциясе предприятие һәм хезмәткәр арасында килешү булмавын ачыклады.

Зыян күрүченең якыннары фаҗигадән соң эшче һәм предприятие арасында хезмәт мөнәсәбәтләре булуын раслауны сорап судка мөрәҗәгать итте. Суд аларның үтенечен канәгатьләндерде.

Шулай ук әлеге шартлау вакытында югалган икенче эшченең дә үлгәнлеге билгеле булды. Ул да «Фирма «Агросервис» оешмасында хезмәт килешүеннән башка гына эшләгән.

- Рәсми документларсыз эшләүнең минуслары турында әйтеп үтик әле.

- Әлбәттә, «Фирма «Агросервис» эшчеләре мазут салынган резервуарга үзләре теләп кермәгәннәр. Аларның эш бирүче белән телдән килешүләре булган, ләкин, иң мөһиме, рәсми документлары юк. Гадәттә, без бу рәвешле эшләүчеләрне шабашниклар дибез.

Бу егетләрнең гаиләләре, балалары калды. Әгәр хезмәт рәсмиләштерелгән булса, аларның гаиләләре Социаль иминиятләштерү фондыннан туендыручысын югалту буенча иминият акчасы алыр, балигъ булмаган балаларына 18 яшькә кадәр пенсия билгеләнер, балалар укуларын дәвам итсәләр, ул пенсия 23 яшькә кадәр түләнер иде. Хезмәткәрнең иждивениесендә пенсионерлар (әтисе, әнисе һәм башкалар) булса, аларга да гомерләренең азагына кадәр туендыручысын югалту буенча пенсия килеп торыр иде.

Бүген «Фирма «Агросервис» җәмгыяте вафат булган ир-атларның гаиләләрен ташламый, аларга үз ихтыяры белән матди ярдәм күрсәтеп тора-торуын. Ләкин ул озакка барырмы, юкмы - билгесез.

Рәсми килешү төзеп эшләгән хезмәткәрнең авыр җәрәхәтләр алу очрагында да Социаль иминиятләштерү фонды үз ярдәмен тәкъдим итә. Мәсәлән, ул корсет, матрас кебек медицина җайланмалары, санаторийларга бушлай юлламалар бирә.

- Гомәр Гайнуллович, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу яктан хәлләр ничегрәк?

- Узган тугыз ай эчендә мондый оешмаларда бәхетсезлек очраклары теркәлмәде. Аларны булдырмау максатында даими рәвештә төрле чаралар үткәрелеп тора. Узган елның көзендә, мәсәлән, фермерлар һәм белгечләр өчен авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәтне саклау буенча укулар оештырды. Техниканы язгы кыр эшләренә һәм урып-җыюга әзерләгәндә куркынычсызлык техникасы чараларына, инструктаж журналларына, эш коралларының торышына игътибар итәбез.

Шуны әйтәсем килә: бары тик эш урыннарында хезмәтне саклауны игътибарда тотсаң, хезмәткәрләрне куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтсәң һәм аларны һәрдаим кабатлап торсаң, тиешле эш шартлары булдырсаң һәм, гомумән, ваемсыз булмасаң гына фаҗигале хәлләрдән сакланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев