Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районнан ике социаль проект грантка лаек булды

Узган атнада Казанда «РИТЭК» җәмгыятенең һәм коммерциянеке булмаган «Лукойл» хәйрия фонды» оешмасының социаль һәм мәдәни проектлар буенча чираттагы конкурсына йомгак ясалды. Мондый бәйге Татарстанда бишенче мәртәбә үткәрелде һәм бу юлы анда оешмалардан һәм иҗтимагый берләшмәләрдән 800гә якын проект катнашты. Конкурс комиссиясе барысы 147 эшне сайлап алды, 25 млн сум күләмендәге...

Узган атнада Казанда «РИТЭК» җәмгыятенең һәм коммерциянеке булмаган «Лукойл» хәйрия фонды» оешмасының социаль һәм мәдәни проектлар буенча чираттагы конкурсына йомгак ясалды. Мондый бәйге Татарстанда бишенче мәртәбә үткәрелде һәм бу юлы анда оешмалардан һәм иҗтимагый берләшмәләрдән 800гә якын проект катнашты. Конкурс комиссиясе барысы 147 эшне сайлап алды, 25 млн сум күләмендәге грант фонды шушы проектларга бүленде.

Безнең районнан да ике эш җиңүгә иреште. Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузееваның «Авыл чишмәләрен саклыйк» дип аталган проекты «Экология» номинациясендә 300 мең сумлык грантка, район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишинаның «Самородок» проекты «Мәдәният һәм спорт» номинациясендә 150 мең сумлык грантка лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев