Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашлар Украина җирендәге якыннары өчен борчыла

Бүген Украинада яшәүче туганнары, анда хәрби хезмәт үтүче уллары өчен ут йотып торучы райондашларыбыз да бар. Без шундыйларның икесе белән телефон аша элемтәгә кердек.

Калмиядән Розалия ханым Мөхәммәтдинова Днепропетровск шәһәрендә иренең апасы Рәсимә ханымның яшәвен белдерде. Аның гаиләсенең, балаларының хәлен көн саен Интернет аша белешеп торабыз, диде ул. «Әлегә ничек яшәгән булсак, шулай тыныч кына көн күрәбез. Украинага Россия гаскәрләре керә дигәч кенә бик курыккан идек», - дип яза икән Рәсимә ханым.
Бикләннән Илсур Сәитов Севастопольдә Кара Диңгез флотында хәрби хезмәт үтә. Ул армиягә узган көздә ноябрь аенда алынган иде. Әйтергә кирәк, районнан бүгенге көндә бу флоттагы хәрби частьларда хезмәт итүче егетләребез шактый. Илсурның әнисе Хәнизә ханымның әйтүенчә, улы белән алар ял көннәрендә телефон аша хәбәрләшеп торалар. Егетнең киткәненә әле дүрт айлап кына, әлегә өйрәнүләр вакыты. Әлегә үзләрен хәрби частьта гына тотуларын, шәһәргә чыгармауларын, барысының да тыныч булуын, якыннарының борчылмавын сорый икән Илсур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев