Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район җирлегендә гамәлгә ашырылучы проектларга миллиардлаган сум инвестицияләр җәлеп ителә

Бүгенге көндә Россия икътисады кыенлыклар кичерүгә дә карамастан, инвесторлар Татарстанга һәм аның лидеры Рөстәм Миңнехановка ышанычлы партнер буларак карый. Республикада торгынлык шартларында да яңа предприятиеләр ачыла тора. Бу юнәлештә безнең район да актив эшли.

Бу урында инвестицияләр иң күп җәлеп ителгән иң күләмле ике проектны атап үтү урынлы булыр. Беренчесе - 2015 елда «Кама-Бекон» акционерлык җәмгыятендә дуңгызчылык буенча дөньякүләм селекция-генетика үзәге төзү планлаштырыла. Бәтке авыл җирлегендә исә сапропель нигезендә чиста экологик продукт - органик-минераль ашлама һәм терлекләр өчен өстәмә азык җитештерү буенча «Кама сапропель» заводын төзү проекты тормышка ашырыла. Завод төзелеше проекты «2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу турында»гы Дәүләт программасына кертелгән. Яңа предприятиеләр үз чиратында яңа эш урыннары булдырырга, район бюджетына керүче салымнар күләмен арттырырга, социаль объектларны финанслау чыганакларын киңәйтергә ярдәм итә.

«Кама-Бекон» селекция-генетика үзәге программасын финанслау күләме 2,5 млрд сум. Ул проект эшләрен, 3000 һәм 750 баш ана дуңгызга исәпләнгән ике ферма төзүне, җиһазлар һәм нәселле дуңгызлар сатып алуны үз эченә ала. Программаны тормышка ашыру 2015-2020 елларга билгеләнгән. Проект селекция-генетика эше буенча ныклы база төзүне, продуктның тулаем күләмен арттыруны, илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертүне, авыл халкына өстәмә эш урыннары булдыруны күздә тота. Программаны финанслау җәмгыятьнең үз чаралары һәм банкларның инвестиция кредитлары исәбенә, шулай ук федераль һәм региональ бюджетлар ярдәме белән башкарыла.

Бәтке авыл җирлегендә урнашкан «Кама Сапропель» сәүдә-җитештерү компаниясе - Татарстан Республикасында сапропель чыгаручы һәм эшкәртүче бердәнбер фирма.

Беренче сынау продуктын ул узган елның декабрь аенда чыгарган. Бүген заводта ике технологик линия эшли, һәрберсе сәгатенә 5 тонна продукт җитештерергә сәләтле. Заводның үз складлары, су скважинасы, трансформатор станциясе, модульле котельные бар. Азык өстәмәләре, нигездә, Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җибәрелә, ягъни чит илдән кайтарыла торган продуктны алыштыра. Органик-минераль ашламалар исә экспортка чыгарыла. «Кама сапропель» 20 елдан артык шушы юнәлештә эшләүче «Чулман» предприятиесе базасында оештырылган. Директор урынбасары Рәдис Хуҗинның әйтүенчә, заводны төзү турында карар кабул ителгәнче, алар үзләре җитештерергә тиешле продуктлар буенча республиканың һәм Россиянең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм чит илләрдә күпсанлы тикшеренүләр үткәргәннәр. Уңай нәтиҗәләрне күргәннән соң, заводны салырга дигән карарга килгәннәр. Проектны гамәлгә ашыру 233 млн сум күләмендә инвестицияләр кертүне таләп иткән. Аның 128 млн сумы милекчеләр исәбеннән булса, калган 105 млн сумын завод банктан кредитка алган. Кредит акчасының 75 млн сумы «МСП Идея» программасы буенча бирелгән, ягъни, гадирәк итеп әйткәндә, банк «Кама сапропель»нең идеясен финанслаган, аңа ышанычын белдергән. 30 млн сум «Энергия саклау» программасы буенча алынган. Шулай ук экспортка җибәрелүче һәм импортны алыштыручы продуктлар җитештерүгә юнәлтелгән инновацион проект буларак «Кама сапропель» кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды аша 10 млн сумлык грант отуга ирешкән.

2012 елның декабрендә коры җирдә заводка беренче нигез ташы салынган. Һәм ике ел эчендә инновацион продуктлар җитештерүче заманча җиһазланган предприятие калкып чыккан. Органик-минераль ашламалар һәм азык өстәлмәләренең нигезен тәэмин итүче чимал - сапропель райондагы Ак күлдән алына. Ул су юлы буйлап бирегә кайтарыла. Чималны продукт итеп әзерләгәнче ким дигәндә бер ел үтә.

Завод бүген тулысынча автоматлаштырылган, компьютерлаштырылган. Барлык эш процессы белән бер оператор идарә итә. Предприятиедә әлегә барысы 26 кеше эшли. Алар, нигездә, Тукай районында яшәүчеләр. Ә инде завод тулы көченә эшли башлагач 100гә якын кешене эш белән тәэмин итү планлаштырыла.

Проектның нәтиҗәлелеген күзаллаганда, чыгымнар якынча өч ел ярым эчендә капланыр дип фаразлыйлар «Кама сапропель»дә. Заводта агымдагы елда 150 млн сумлык продукция җитештерү планлаштырыла. Ә 2021 елга, ягъни проектны тулысынча тормышка ашырган чорга, заводның еллык табышы барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 277 млн сумга җитәр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвестицияләр