Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район ветеринария хезмәткәрләре җиңү яулап кайтты

Яшел Үзән районының Мизиново авылында ветеринария хезмәткәрләре бәйрәме узды.

Чарага Ульяновск, Самара, Киров өлкәләреннән, Чувашия, Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан ветеринария фельдшерлары һәм ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре килгән иде. Тукай районының баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов белдерүенчә, бәйрәмдә ветеринария хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөләштеләр, нәтиҗәләр ясалды.

- Тукай районы республикада иң яхшылардан дип билгеләнеп, район ветеринария берләшмәсе I урынга лаек булды. Бәйрәмнән без өр-яңа Лада «Ларгус» машиналы да булып кайттык. Яңа машина ачкычларын безгә тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды, - дип хәбәр итте Әнсәр Әхәтович.

Бәйрәмдә ветеринария белгечләре үз көчләрен төрле бәйгеләрдә дә сынап караганнар. Комсомолец поселогының «Любослава» җәмгыятендә ветеринар табиб булып хезмәт куючы Илгизә Хәйбуллина «Мисс ветеринария табибы» дип аталган конкурста катнашып III урынга лаек булган, аңа кыйммәтле бүләк тә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария хезмәткәрләре