Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Сабантуенда китапханәчеләр Җинүнең 70 еллыгына” багышланган планшетлар белән таныштырды

6 июнь көнне бөтен Тукай районы халкы Сабан туена ашкынды. Яше дә, карты да, матур итеп киенеп, ашыга-ашыга бәйрәмгә җыелды. Менә тантана башланды. Дәртле милли җырына кушылып балалар "Тынычлык паркы" хореографик постановкасын күрсәттеләр. Аллы-гөлле чәчәкләргә охшап, нәни балалар биеделәр, җырладылар. Матур, күңелле бәйрәм шулай башланып китте... Кинәт, җыелган кешеләрнең игътибары...

6 июнь көнне бөтен Тукай районы халкы Сабан туена ашкынды. Яше дә, карты да, матур итеп киенеп, ашыга-ашыга бәйрәмгә җыелды. Менә тантана башланды. Дәртле милли җырына кушылып балалар "Тынычлык паркы" хореографик постановкасын күрсәттеләр. Аллы-гөлле чәчәкләргә охшап, нәни балалар биеделәр, җырладылар. Матур, күңелле бәйрәм шулай башланып китте...

Кинәт, җыелган кешеләрнең игътибары майдан читенә күчте. Әкрен генә майданга район китапханәчеләре үзләренең "Бөек Җинүнең 70 еллыгына" багышланган планшетларын чыгара башладылар. Көй дә үзгәрде. Моңлы, сагышлы. Солдат строе кебек, планшетлар төз бастылар. Планшетларда һәр авылның фронтовиклары һәм тыл хезмәткәрләре турында мәгълүмәт, фотосүрәтләре, солдат хатлары, истәлекләр урнаштырылган. Трибуналарда халык аякка басты. Кайберләре, яшьләрен яшереп, башын аска иде. Кайсыларыдыр үзенең туганнарын, авылдашларын эзләп планшетларны күзәттеләр.

- Кайда соң безнекеләр?

Тапкач, сөенделәр, шатландылар.

- Менә безнекеләр дә! Аларны да онытмаганнар, бөтөнесенә дә урын табылган.

Китапханәчеләргә рәхмәт сүзләре әйтелде.

Юк, онытмадык шул! Фронтта үлгән әби-бабайларыбыз, исән-сау сугыштан кайтып, илне торгызып хезмәт иткән туганнарыбыз, тылда көне-төне эшләп, балалар үстергән әнкәйләребез - мең-мең рәхмәт сезгә! Сез безнең күңел түрендә сакланасыз!

Ә "Сабан туе" дәвам итте, шау-гөр кайнады, җырлады, биеде. Бәйрәм хисе һәркемнең күңеленә кереп урнашты, дип хәбәр итә Ташкичү китапханә мөдире - Мухаметнабиева С.Г.

(фотода Мусабай-Завод китапханә мөдире - Тахавиева Ф., Ташкичү китапханә мөдире - Мухаметнабиева С. үзләренең планшеты янында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев