Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үсә, авыллар төзекләнә 

Тукай районы социаль-икътисадый үсеш буенча ТР муниципаль районнары арасында бишенче, авыл районнары арасында беренче позициядә. Районда бүген 41348 кеше теркәлгән. Белгечләр фикеренчә, реаль саннар күпкә артык. Шәһәр яны территориясе буларак, биредә торак йортлар төзелеше кызу бара. Аларны берьюлы инфраструктура челтәрләре белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Шунлыктан күпләр пропискага керергә ашыкмый. Шуның өстенә йөзгә якын бакчачылык ширкәте урнашкан. Аларда да даими яшәүчеләр артканнан-арта.

Соңгы елларда Тукай районы инвестицияләр җәлеп итү буенча икенчел сулыш алды. Чагыштыру очен, 2017 елда районга 455 млн сум акча җәлеп ителгән. 2018 елда – 1 млрд сум, 2019 елда – 1 млрд 200 млн сум. Быел исә бу сан 1 млрд 500 млн сумга җитте. Әлеге саннар турыдан-туры халыкның социаль-көнкүреш дәрәҗәсе арту турында сөйли: юллар, күперләр, белем бирү учреждениеләре һәм социаль объектлар төзелә, яңартыла. Авыл җирлекләренең йөзе үзгәрә, алар матурая. Яшәү өчен уңайлырак була бара. Быел гына республикакүләм үзара салым программасында катнашып, районга 90 млн сумнан артык акча кайтты. Ул тиененә кадәр авылларны төзекләндерүгә тотылачак. Хакыйкать шундый, шәһәр янында урнашкан район бүгенге көндә нибары 40 процентка газ белән тәэмин ителгән. Район җитәкчелегенә республика җитәкчелеге ярдәме белән бу проблеманы урыныннан кузгатырга да мөмкин булды. ТРның «2025 елга кадәр газлаштыру» программасында катнашып, хәл тамырдан үзгәрәчәк, дип белдерде Фаил Камаев. Халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча да шундый ук оптимистик фаразлар. Бу җәй ТР газлаштыру фонды хисабына Иске Җирекле, Мәләкәс авыллары да санитар стандартларга туры килә торган чиста су белән тәэмин ителде. 

Ярдәмгә – федераль программалар

Район хакимиятендә үткән киңәш-мәдә «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасын район территориясендә гамәлгә ашыру планнары хакында сүз булды. Анда хәбәр ителгәнчә, Тукай районына субсидияләр формасында бирелгән федераль ярдәмнең гомуми күләме 39 млн сум тәшкил итә. Программа кысаларында авыл җирлекләрендәге 28 объектта төзекләндерү эшләре алып барыла. 
Тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызу һәм төзекләндерү эшләре 14 авылда башкарыла. Алар – Яңа Троицкий, Ильбухтино, Белоус, Борды, Мерәс, Боерган, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак, Хуҗи, Останково, Шилнәбаш, Куады, Октябрь Бүләк һәм Иштирәк авылларында. 
8 авылда балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыкларын да кертеп, ял итү зоналары булдыру планлаштырыла. Эшләр «Татарстан» совхозы, Сосновый Бор поселокларында, Бәткедә, Сәеттә, Калмиядә, Күзкәйдә, Мусабай-Заводта, Яңа поселогында башкарыла. 
5 авылда тротуарлар, җәяүлеләр өчен сукмаклар төзелә. Уңайлы йөрү урыннары «Татарстан» совхозы поселогының Мәктәп, Совет, Сергей Попов урамнарында, Суровка авылында, Круглое Поле поселогында, Мәләкәс авылының Яшьләр урамында, Комсомолец поселогында барлыкка киләчәк. 

Бакчалар һәм мәктәпләр 

Әҗмәкәйдә яңа балалар бакчасы.

Әҗмәкәйдә «Демография» милли проекты кысаларында яңа балалар бакчасы сафка басты. 140 урынга исәпләнгән бакчага «Миләшкәй» исеме бирелде. Объект август уратасында файдалануга тапшырылды. Аның төзелешенә 150 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде.
Комсомолец поселогында республика программасы хисабына «Петушок» балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Төзекләндерү эшләренә 15 млн сумга якын акча каралган. Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында район бюджеты хисабына түбә яңартыла. Бу эш 1 млн 400 мең сумга исәпләнгән. «Үз мәктәбеңә булыш» акциясе кысаларында спонсорлар ярдәме белән Князево һәм Яңа поселогы авылы мәктәпләренең уку кабинетлары икенче сулыш алды. «Кама-Бекон» һәм «Гигант» хуҗалыклары бу игелекле эшкә 2 млн сумнан артык акча сарыф итте. 

Кече Шилнә җирлегендә зур төзелешләр

Кече Шилнәдә төзекләндерелгән мәдәният йорты.

Кече Шилнәдә республика программасы кысаларында «Родина» мәдәният йорты ремонтланды. Ул август аенда үз ишекләрен ачты. Барлык чыгымнар 20 млн сум тәшкил итте. Кече Шилнә авыл җирлегенә кергән Зарековка микрорайонында республика программасы хисабына 1,5 километр озынлыкта асфальт юл салынды һәм күпер төзелде. «Гомуми файдалану юлларында юл эшләрен башкару» буенча ТР программасы кысаларында бу күләмле эшкә 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Ильбухтино авылында федераль программа буенча яңа клуб төзелә. Тамаша залы 200 кешегә исәпләнгән. Бүгенге көндә бина төзелеше тәмам, территорияне төзекләндерү бара. Якын көннәрдә аны ачу планлаштырыла. Моннан тыш, Кече Шилнә җирлегенә кергән «Филатовка» микрорайонында газлаштыру буенча эшләр башланды. Бүген ике урамда 1 километр озынлыкта газ торбалары сузылды. Эшләр дәвам итә. ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТатРИТЭКнефть» ягулык-энергетика компаниясе директоры Николай Нефедов ярдәме белән Олы Шилнә авылының Филатовка микрорайонында 1 километр 500 метр озынлыктагы юл төзекләндерелде. Эшләр 35,8 млн сумга төште.

Ятимнәр өчен йортлар

Бүгенге көндә Круглое Поле поселогына кергән территориядә ятим балалар өчен дүрт катлы өч йорт төзелеше бара. Ул ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша башкарыла. Бүгенге көндә бер йортның түбәсе ябу алдында, икенче йортның стеналары күтәрелгән, өченче йорт өчен фундамент салынган. Йортлар кулланылышка октябрь азагында тапшырылыр дип көтелә.

Архив яңа бинага күчә

Нефтебаза поселогында иске балалар бакчасы бинасына муниципаль архив күчәчәк. Реконструкцияләү региональ программага кертелгән. Аны ачу агымдагы елның октябрь аенда көтелә. Шулай ук биредә модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка баса. Аны файдалануга тапшыру якын көннәргә планлаштырылган. ТР Газлаштыру фонды аша поселокта күпкатлы биш йорт өчен блоклы газ котельные урнаштырылды.

Спорт объектлары 

Түбән Суыксуда универсаль спорт комплексы барлыкка килде. Республика бюджетыннан әлеге төзелешкә 110 млн сумнан артык акча бүленде. Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында Иске Абдул авылы мәктәбенең ишегалды янәшәсендә универсаль спорт мәйданчыгы эшли башлады. Төзелеш эшләре 3 млн сумга төште. Моннан тыш, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык мәктәп территориясен төзекләндерүгә 342 мең сум акча бирде. Бәтке авылы мәктәбендә кече спортзал ремонтланды. Бу «Вагон сервис» оешмасының 500 мең сумлык спонсорлык ярдәме белән тормышка ашырылды. Яңа поселогында укыту-тренировка өчен чаңгы базасы төзелде. Әлеге проектны башкарып чыгу 9 млн сумга төште. 

Шилнәбаш күзгә күренеп яңара

Шилнәбаш авылында да зур төзелеш эшләре барды. «Парклар һәм скверлар, уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» республика программасы кысаларында биредә «Рябинушка» ял паркы төзелде. Объектны финанслау күләме – 32 млн сум. «Татарстан Республикасында авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү» программасы нигезендә башкарма комитет бинасы төзелде. Монда 5,5 млн сум акча тотылды. Шулай ук быел Шилнәбаш авылының мәктәбе һәм балалар бакчасында җылыту казаны алмаштырылды. Бу эшкә 3 млн сум акча кертелде. 

Модульле кибетләр

Яңа Мусабайда модульле кибет.

Дәүләт программасы кысаларында Түбән Суыксу җирлегенә кергән Яңа Мусабай авылында модульле кибет ачылды. Шушындый ук кибет Күгәш авылында да төзелде. Ул якын арада ачылачак.

Гөлназ Таипова һәм Эльвира Абдуллина әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев