Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район хакимияте бинасында Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан тукайлылар җыела

Иртәгә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом-электр станциясе һәлакәтенә 32 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше...

Иртәгә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом-электр станциясе һәлакәтенә 32 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында тукайлылар да була. Бүгенгесе көндә районда төрле авыл җирлекләреннән булган Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 25 кеше яши. Моннан тыш Шилнәбаш, Новотроицкое һәм Кече Шилнә авылларында чернобыльчеләрнең өч тол хатыннары гомер кичерә.

Чернобыль һәлакәтен искә алу көне уңаеннан, 27 апрель көнне сәгать 15.00дә район хакимияте бинасының ашханәсендә авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан тукайлылар җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев