Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Район газетасын чыга башлаган көннән бирле алдырам», – ди Түбән Суыксу авылыннан Рәсимә апа Гыймадиева

Бүген электрон басмалар күбәю сәбәпле, вакытлы матбугатка язылу елдан-ел авырлаша барса да, районыбыз биләмәсендә газета-журналларны күпләп алдыручы тукайлылар байтак. Басмаларны көне-сәгате белән райондашларга почтальоннар китереп бирә. Шул уңайдан сишәмбе көнне главпочтамта иң тырыш почта хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы үтте. Безнең редакция дә бу чарадан читтә калмады. «Якты юл» («Светлый путь») газетасына...

- Почтада өч еллап эшлим. Аңа кадәр колхозда зоотехник, аннары «Түбән Суыксу» коммуналь челтәрләр оешмасында күп еллар эшләдем. Пенсиягә чыккач та өйдә утырасы килмәде, почтага урнаштым. Эшемне бик яратып башкарам. Пенсияләр, субсидияләр бирү белән беррәттән, халыкка көндәлек матбугат - газета-журналлар да таратам, - дип башлады сүзен Мария Николаевна.

Әңгәмәдәшемнән матбугатка язылу кампаниясе турында да сорашам.

- Вакытлы матбугатка язылу, кызганычка каршы, елдан-ел кими бара. Моңа карамастан, үзебезнең район газетасын һәрбер кешегә яздырырга өндим. Анда бит район яңалыклары, файдалы киңәшләр, атаклы райондашларыбыз, мәгариф, мәдәният, спорт, һ.б. өлкәләрдәге казанышлар турында язалар, кызыклы конкурслар игълан итәләр. Ничек инде Тукай районында яшәп, район газетасын алдырмаска мөмкин?!. Авылыбызда газета-журналларны күпләп яздыручылар шактый. Мәсәлән, Рәсимә апа Гыймадиева 20дән артык газета-журнал, шул исәптән «Якты юл»ны да алдыра, - ди Мария ханым.

Икенче җиңүчебез - «Татарстан» совхозы поселогы почта хезмәткәре Гөлсирә Хамәтгалиева белән, әйткәнебезчә, телефон аша элемтәгә кердек.

- Почтада 7 ел эшлим, хезмәтемне бик яратам. Көне буе саф һавада йөрисең, авылдашлар белән аралашасың - үзе рәхәт бит. Газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында өйдән-өйгә йөреп аңлатам, санап күрсәтәм, очсызрак бәядән язылып калганнар өчен сөенәм. Хезмәтемне күреп, югары бәяләгәнсез, рәхмәт, - диде Гөлсирә Галиевна.

«Газета-журналлар, китаплар укымасам - тамагым ач минем»

Эшне озакка сузмыйча Түбән Суыксу авылында гомер итүче Рәсимә апа Гыймадиева янына юл тоттык. Ул 20дән (!) артык газета-журнал алдыра икән.

- Укырга бик яратам. Матбугаттан кала, китапханәгә йөреп, китаплар алып укыйм әле, - дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. - Хәзер лаеклы ялда. Аңа кадәр колхозда 40 елдан артык сыер савучы булып эшләдем, моның өстенә тавыклар да карый идем әле. Тормыш иптәшем Хәниф белән фермада эшләгәндә таныштык. Кызганычка, ул 1992 елда вафат булды. Бүген мин улым Илдус, киленем Резидә, ике оныгым белән яшим. Аннан кала тагын бер улым һәм кызым бар. Шул балаларымның, оныкларымның уңышларына куанып, алар өчен шатланып торам.

Мин килгәндә Рәсимә апа бер кочак газета-журналлар, китаплар эчендә «күмелеп» утыра иде. Барысын да энәсеннән җебенә кадәр укып бара икән. Мин исә үзебезнең газета - «Якты юл» турында да сораштырдым. Әңгәмәдәшемне нинди темалар кызыксындыра икән?

- «Якты юл»ны чыга башлаганнан бирле - 1976 елдан ук алдырам. Бәясе артканга да карап тормыйбыз инде. Пенсияне ни өчен бирәләр аны? (көлә) Минем тормыш иптәшем Хәниф 30 ел комбайнда эшләде. Хезмәт алдынгысы иде. Аның турында еш кына мәкаләләр басылып килде. Аларны әле хәзер дә истәлек итеп кадерләп саклыйм. Почтальоныбыз Мария матбугатны көне-сәгате белән китереп бирә. Мин исә газета-журналларны кадерле кунакларны көткән кебек зарыгып көтеп алам. Иң беренче булып, әлбәттә, «Якты юл»ны укыйм. Район тормышы белән кызыксынам, яңалыкларны карыйм. «Гөлҗиһан» белән «Ялгыз бүре» әсәрләрен бик яратып укыдым. Спорт хәбәрләре белән дә кызыксынам, - дип гаҗәпкә калдырды мине Рәсимә апа. - Үзебезнең район спортчылары тормышын һәрдаим газета аша укып беләм. Телевизордан хоккей матчлары булганда, аларны күземне алмыйча да карап утырам. Җае килгәндә шәһәргә концертларга, театрларга йөрергә дә бик яратам. Улларым йөртеп торалар, Аллага шөкер, - диде Рәсимә апа. Әңгәмәдәшем махсус сканвордлар газетасын да яздыра икән. Бөтен алдырган газета-журналларын укып бетергәч, аларны балаларына да укыта, фикер уртаклаша икән. Шундый тугрылыклы укучыларыбыз булганда, безгә сөенеп эшлисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугатка язылу – 2015