Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район елъязмасы теркәлеп баручы газетага һәр гаилә язылсын иде

Атна ахырына кадәр почта бүлекчәләрендә язылу ункөнлеге бара. «Якты юл» («Светлый путь») газетасына киләсе яртыеллыкка отышлы ташлама белән язылырга була. Бик күпләр бу мөмкинлектән файдаланды инде. 660 сум урынына 594 сум түләп, алар атнасына ике мәртәбә килеп тора торган район газетасына язылды. Җомга санын гына алдырырга теләүчеләр исә 546 сум...

Мәләкәс авылында, ни кызганыч, безнең абунәчеләребез аз. Шулай да ташламалы язылу декадасында инде 15ләп мәләкәсле район газетасына язылган. Почта бүлекчәсе җитәкчесе Любовь Асылгәрәева әйтүенчә, авыл халкы ташламалы язылу вакытын һәрвакыттагыча көтеп ала. Газета укып үскән буын үзе белеп, үзе килеп языла. Эш вазифалары район яңалыкларыннан хәбәрдар булуны таләп иткән халык та һәрдаим языла.

- Кемнәрдер газетадан укып белә, кемнәргәдер үзебез күреп әйтәбез. Атна башыннан ук инде төрле газета-журналларга язылу өчен авыл халкы почта бүлекчәсенә актив килә, - ди Любовь Асылгәрәева.

Тумышы белән Мәләкәс кызы булган Любовь Николаевна почта бүлекчәсендә өч ел эшли инде. Авыл халкы бик ярата үзен. «Тәртип яратучан, ипле, ачык йөзле безнең Люба», - дип сөйли аның турында мәләкәслеләр. Ә Любовь Николаевна тыйнак кына болай ди:

- Эшем кеше арасында бит. Халык белән эшләү бик җиңел түгел анысы, шулай да авылдашларымны яратам, һәрберсен тыңлыйм, вазифамны җиренә җиткереп башкарырга тырышам.

Хәләл җефете белән алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр, кечкенәләренә - улларына 6 яшь, уртанчы кызлары 16 яшьтә, ә олы кызларына 21 яшь. Ул инде кияүдә һәм әти-әнисенә онык та бүләк иткән.

- Почтага без газета-журналларга язылыр өчен генә түгел, Любаны күрер өчен дә керәбез, - дип сүзгә кушылды каталог карарга дип кергән Лидия Фәртдинова. - Хәл сорашабыз, авыл, район яңалыкларын уртаклашабыз, - диде Лидия Ильинична.

«Якты юл» газетасының татарчасын да, русчасын да укып бара икән үзе.

- Татарча газетаны китапханәгә яздырам, русчасын - өемә. Почтага газета килү белән үк үзем кереп алам, иң беренче мәдәният, китапханәләр өлкәсендәге язмаларны барлап чыгам. Безнең авыл, авылдашлар турында берәр нәрсә язмадылар микән дип эзлим. Хезмәттәшләрем әзерләгән мәкаләләрне дә күз уңында тотам. Гомумән, район газетасы хәбәрләрен укып чыкмыйча, күңелем тынычланмый, - дип Лилия Фәртдинова үзенең күпьеллык тугры абунәче булуын әйтте.

Әлбәттә, вакытлы матбугат электрон чыганакларга күчеп барган вакытта, күп кеше файдалы киңәш, гайбәткә генә корылган басмаларга өстенлек биргән чорда район басмаларының әһәмиятен югалтмасак иде. Яшь буынны тәрбиясезлектә, китап, газеталар укымауда гаепләргә яратабыз, тик болар бит гаиләдән килә. Әгәр һәр гаиләнең почта тартмасына атнасына ике мәртәбә район газетасы килеп торса, өстәл өстендә телевизор пульты түгел, ә район басмасы ятса, чәй өстәле артында исә күрше-күлән гайбәте түгел, ә «Якты юл»да басылып чыккан берәр хәбәр турында фикер алышса, балалар игътибары артыр иде, аларның аң-белеме үсәр иде. Шуңа күрә район елъязмасы теркәлеп баручы газетага Тукай районындагы һәр гаилә язылсын иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев