Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район буенча Эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Кичә район буенча Эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Чарага Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин да килгән иде. Шәхси составка яңа җитәкчене тәкъдим итүдән тыш, министр оператив эшчәнлектә аеруча югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырды.

«Яңа җитәкче сезнең өчен яңа түгел, - дип башлады үз чыгышын Артем Хохорин. - Биредә ул бүлек башлыгы урынбасары - полиция башлыгы булып эшләде. Район җитәкчесе Васил Хаҗиев, бүлекнең элеккеге башлыгы Роберт Хөснетдинов белән киңәшкәннән соң, мин аны бу вазифага билгеләргә булдым», - диде министр Марат Камил улы Ваһаповны тәкъдим иткәндә.

Марат Ваһаповның, чыннан да, Тукай районы буенча Эчке эшләр бүлегендә эш тәҗрибәсе унбиш елдан артык. Ул бирегә Яр Чаллының Комсомол районы Эчке эшләр бүлеге каршындагы тикшерү комитетында тикшерүче, Яр Чаллы Эчке эшләр идарәсе каршындагы тикшерү идарәсенең оештыру-зона бүлеге тикшерүчесе булып эшләгәннән соң килгән. Район бүлегендәге хезмәт юлын тикшерү бүлекчәсе башлыгы урынбасары буларак башлаган, аннары әлеге бүлекчәнең башлыгы, полиция башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары булып эшләгән. Ваһаповка 34 яшь, быел июль аенда полиция подполковнигы исемен алган. Гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр.

Марат Камилевич үзенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтен җиткерде, районда криминоген хәлнең тотрыклылыгын саклау төп бурычым булып кала, диде.

Министр кулыннан дәрәҗәле бүләкләр алуга дүрт хезмәткәр лаек булды. Полиция майоры, район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиевка ТР Эчке эшләр министрлыгының мактау грамотасы, полиция капитаны, җинаятьләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Динар Кәлимуллинга - «Эчке эшләр бүлегендәге бик яхшы хезмәте өчен» 2нче дәрәҗә күкрәк билгесе, эчке эшләр майоры, шәхси состав белән эшләү бүлекчәсе баш белгече Елена Сединага һәм эчке эшләр лейтенанты, тылдагы хезмәт төркеме белгече Вәсим Кашаповка «Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.

Район башлыгы Васил Хаҗиев районда хокук саклау органнары белән үзара эшчәнлек яхшы куелганлыгын билгеләп үтте, аның киләчәктә дә югалмавын теләде.

Район буенча Эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе, бүген Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы булып эшләүче Роберт Хөснетдинов үз кул астында эшләгән хезмәткәренә яңа вазифада уңышлар теләде, шәхси составка рәхмәтен белдерде. Бүген бүлек республикада беренче урыннарда бара икән, бу сезнең бердәм булып, вакытыгызны исәпләмичә эшләвегез нәтиҗәсе, диде ул.

Йомгаклау сүзендә Артем Хохорин да бар коллективка рәхмәтен белдерде, беренчелекнең җиңел генә алынмавын ассызыклап үтте. Икътисад тотрыклылыгы какшаган бүгенге чор җинаятьләрне дә арттыра, урлаулар, мошенниклык очраклары күзгә күренеп арта, шуңа күрә безгә тагын да көчлерәк, уяурак булырга кирәк, яңа җитәкче дә тормыш гади булмаган вакытта бу вазифага алына, диде Артем Валерьевич. Ләкин без моннан да авыррак чорларны үттек, җиңдек, алга таба шулай булыр дип ышанам, диде республиканың эчке эшләр министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев