Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы юристларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

3 декабрь юристлар көне буларак билгеләп үтелә. Ул чагыштырмача яңа бәйрәм - 2008 елдан бәйрәм ителә башлады, аны кертү җәмгыять һәм дәүләт өчен дә юрист һөнәренең мөһим ролен тану дигән сүз. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан юристларга котлау юллады, анда мондый юллар бар: "Юрист һөнәре - абруйлы...

3 декабрь юристлар көне буларак билгеләп үтелә. Ул чагыштырмача яңа бәйрәм - 2008 елдан бәйрәм ителә башлады, аны кертү җәмгыять һәм дәүләт өчен дә юрист һөнәренең мөһим ролен тану дигән сүз. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан юристларга котлау юллады, анда мондый юллар бар: "Юрист һөнәре - абруйлы һәм җаваплы белгечлекләрнең берсе. Бу һөнәр ияләренө кеше хокуклары һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне канун күзлегеннән чыгып көйләү, дәүләтебездә демократик процессларны алга таба үстерү бурычлары йөкләнә. Район судында югары әзерлекле хөкемдарлар эшли, алар кеше язмышларын хәл итә.Хокук саклау органнарында һәм башка тармакларда үз эшенә үтә җаваплы караучы юристлар хезмәт куя. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телим."

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юристлар кљне

2
X