Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Сабан туе бәйрәмен оештыручыларга рәхмәтен белдерә

Бүген иген кырлары күзне сөендерә: чәчүлекләр тигез, куе, инде буй калкытып киләләр. Нәкъ шундый бер мәлдә, күптән килгән гадәт буенча, халык иген үстерүчеләргә рәхмәт йөзеннән, сабанчылар бәйрәменә җыела - Сабан туе дибез гасырлар түреннән килгән бу милли бәйрәмне. Бүген инде бу бәйрәм интернациональ төсмер алды һәм күпмилләтле безнең районда әлеге...

Бүген иген кырлары күзне сөендерә: чәчүлекләр тигез, куе, инде буй калкытып киләләр. Нәкъ шундый бер мәлдә, күптән килгән гадәт буенча, халык иген үстерүчеләргә рәхмәт йөзеннән, сабанчылар бәйрәменә җыела - Сабан туе дибез гасырлар түреннән килгән бу милли бәйрәмне. Бүген инде бу бәйрәм интернациональ төсмер алды һәм күпмилләтле безнең районда әлеге туганлык, бердәмлек, үзара хөрмәт аеруча сизелә.

Бу елның Сабан туйлары бераз үзенчәлекле булды - чын халык бәйрәме иде ул. Ел барышында төрле үзешчән сәнгать бәйгеләрендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган конкурсларда бәйге тоткан һәвәскәрләр милли бәйрәмебезгә рухи яктылык, югары сәнгати бизәк өстәде. Сабан туеның кайсы гына мәйданын алма: төп мәйданмы, балалар мәйданындагы кызыклы бәйгеләрме, спорт ярышлары яки мавыктыргыч уеннармы - халык искиткеч актив булды, һәркем үзенчә рәхәтләнеп ял итте, сәләтен күрсәтте, күңел ачты. Ат чабышы, милли көрәш мәйданнары гөр килеп торды. Районыбызның күпме яңа талантлары мәйданнарда үзләрен күрсәтте, бәйрәмгә җыелучыларга шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Шунысын да әйтергә кирәк: мәйданга чыккан бер генә кеше дә бүләксез китмәде. Талантларны ел буена барлап, үстереп, мәйданга чыгарган, Сабан туен чын мәгънәсендә туй бәйрәменә әверелдерүгә зур көч, тырышлык куйган мәдәният, мәгариф тармагы хезмәткәрләренә, спортчыларыбызга, бүләкләр сатып алыра матди ярдәм күрсәткән преприятие, оешма, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сабан туйлары ямьле, якты рухлы булды, инде игеннәребез каерылып уңсын, ил-көннәребез имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев