Рәхмәт әйтеп туялмыйлар
Авыл җирлегендә яшәүнең өстенлекләре соңгы елларда бермә-бер арта бара. Уты-суы, газы кергән. Мал асра, үз эшеңне ач, күңелеңә яткан эш белән шөгыльлән– юллар ачык, мәйдан киң.
Дөресен генә әйткәндә, авылда яшәүчеләргә шәһәр халкы хәтта ки, кызыгып карый. Беренчедән, авылда сыендыручы-туендыручы җирне тоеп яшисең. Икенчедән, әнә шул җир кишәрлегендә үз кулларың белән үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешнең, үзең асраган мал итенең, сөт ризыкларының тәмен берни белән дә алыштырып булмый. Асфальт юллары һәм замана таләпләренә җавап бирерлек инфраструктурасы булган авыл җирлекләренә, хәтта ки, шәһәрдән күчеп кайтучылар да арта бара.
Безнең Тукай районы Татарстанда зурлыгы һәм халык саны буенча Казаннан гына калыша торган Яр Чаллы шәһәрен әйләндереп алган. Искиткеч бай табигате дисәң, анысын Аллаһ Тәгалә уч төбенә китереп тоттырган. Балыкка бай Чулман, Ык елгалары һәм бихисап күлләр, җиләк-җимешле әрәмә-болыннар, дисеңме?! Кыскасы, рәхәтләнеп яшә, җиң сызганып эшлә – гөрләтеп тормыш алып бар. Шуңа да, «Авылны – макта, шәһәрдә яшә» дигән әйтем дә безнең җирлектә кулланылыштан төшү дәрәҗәсендә.
Тукай районы халкын бер генә нәрсә борчый иде – район үзәге булмау. Төрле чаралар, бәйрәм кичәләре Яр Чаллыда, төрле авыл мәдәният йортларында узды моңа кадәр. Ә инде Яңа поселогындагы Мәдәният сараен төзекләндергәч һәм матур ял паркы булдыргач, бу мәсьәлә дә хәл ителде. Быел Республика көне Яңа поселогы үзәгендә – «Габдулла Тукай исемендәге» ял паркында шаулап-гөрләп үтте. Поселок район халкын колач җәеп, елмаеп каршы алды. Чын мәгънәсендә шулай булды.
«Гигант» җаваплылыгы чикле җәмгыяте директоры Риф Хәниф улы Имамов поселоктагы уңай үзгәрешләрдә югары даирә җитәкчеләрнең роле зур булуы хакында ассызыклады.
– Халкыбызның сөекле улы, татар халкының абруен дөнья аренасына чыгарган олы шәхес – халык шагыйре Габдулла Тукайга поселок үзәгендә мәһабәт һәйкәл куелу – район тарихында олы вакыйга ул. Габдулла Тукай һәйкәле һәм аңа тиң булардай парк булдыру бары тик безнең генә көчебездән килә торган эш түгел. «Ашаган белми, тураган белә» дигән әйтем бар. Яңа поселогы Мәдәният йортын, административ бинаны, «Габдулла Тукай исемендәге» ял паркын һәм аның тирә-юнен төзекләндерү, яңарту эшләрен башкарып чыгу өчен республика һәм район җитәкчелеге финанс ягыннан, эшче куллар белән тәэмин итүдә ярдәмнәре искиткеч зур булды. Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка һәм аның кул астында эшләүче төрле өлкәдәге белгечләргә, игелекле хезмәтләре өчен, поселок халкы бик тә рәхмәтле.
Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге заманда кешене хезмәт хакы белән генә кызыктырып авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә җәлеп итеп булмый. Дөрес, авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләге булган кеше хезмәт хакының шәһәр халкыныкыннан ким булырга тиеш түгел дигән таләпне дә куя. Ә иң төп мәсьәлә – хезмәт кешесенең торак белән тәэмин ителеше. Һәр кешенең дә баш астында түбәсе – фатиры яисә үз йорты булырга тиеш. Димәк, без торак мәсьәләсен беренче чиратта уңай хәл итәргә тиеш булабыз. Социаль объектларның булуы гына түгел, аларның шәһәрнекенә тиң булуы да мөһим. Җирлектә яшәүче халыкның тормыш-яшәешен яхшырту максатыннан поселокта зур кибет эшләп тора. Хәзер халык сәламәт яшәү рәвешен алга куя. Районыбыз даны булган чаңгы трассасында кар эреп беткәнчегә кадәр халык өзелеп тормый. Яше-карты чаңгы шуа. Хәтта шәһәр халкы да кыш буена шунда агыла. Биатлон белән шөгыльләнү, роликлы конькида йөрү өчен мәйданчыклар файдалануга тапшырылды. Болар барысы бер төбәктә тупланган булуы белән халыкны, аеруча яшьләрне үзенә җәлеп итәчәк. Парк тирәсенә брусчатка салынды. Мәктәпнең тирә-юне чистартылды һәм ул территория проектта каралганча яшелләндерелде.
Бездә барысы да ал да гөл дип булган проблемаларны яшереп калдырасым килми. Бик әһәмиятле мәсьәләне хәл итәсе бар – мәктәпкә, ФАПка капиталь ремонт кирәк. Шушы көннәрдә ФАП бинасында канализация үткәрү эше башкарылды. Поселогыбызда яшәүче Һади Бикеев авыл егетләре белән бу эштә зур ярдәм күрсәтте. Авыл халкы исеменнән аңа рәхмәтемне җиткерәм.
Аннары, шәһәр яны поселогында яшәүчеләрнең таләпләре үзгә булуын да әйтмичә булмый. Шәһәрдәгечә үк матур парк, ял итү урыннары булуын тели халык. Җитәкче буларак, халык колагына шунысын да әйтәсем килә – гүзәллекне күмәк көч белән тудырыйк һәм булганның кадерен белик, ямен җибәрмик. Кулдан килгәнчә бер-беребезгә ярдәм итешеп, үзара аңлашып яшәргә тырышабыз. Шулай булганда гына «Гигант» җаваплылыгы чикле җәмгыятендә, авыл җирлегендә эш алга барачак, тормыш гөрләп торачак, – дип аңлашып, бердәм булып яшәүнең алгарышка илтүен ассызыклады Риф Хәнифович Имамов.
/ Р.Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев