Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылгач, анда яшәүче кешеләрнең ике бәйрәме булуын белгән. Бәйрәм көннәрендә алар биеп, уйнап күңел ачалар икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм моны күргәч: «Аллаһ бу ике бәйрәм урынына алардан хәерлерәген – гайдел-фитыр, ягъни Рамазан гаете һәм гайдел-әзха, ягъни Корбан гаете көннәрен билгеләде» – дигән.
Шул рәвешле, сәгадәт гасырыннан, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм яшәгән чордан башлап, Ислам дөньясында ел саен ике зур дини бәйрәм – Рамазан ае тәмамлангач Ураза гаете һәм, җитмеш көн үткәннән соң, Корбан гаете билгеләп үтелә.
Бу фани дөнья – сынау йорты. Адәм баласы төрле авырлыклар белән сынала. Рамазан шәрифтә нинди генә мәшәкать булмасын, нинди генә авырлык килмәсен, Аллаһка тәвәккәл кылып, Раббыбызга тапшырып уразаны калдырмадык, әлхәмдүлилләһ. Ахшам намазына чакырып азан әйтелү белән дога кылдык һәм намаз укыдык, ифтар белән хушландык. Бәгъзеләр авыз ачу мәҗлесенә – ифтар ашына туган-тумачасын, мохтаҗларны, ятимнәрне, толларны чакырып әҗер-савап казанды. Тәкъвалар тәравих намазларына саф-саф булып басты һәм Аллаһ хозурында рөкугъка иелде, сәҗдәгә китте, субхәәнАллаһ. Бу гыйбадәтләр Аллаһ Тәгаләгә итагать итүне, тәкъвалыкны күрсәтә. Ошбу гамәл-гыйбадәтләребезне Аллаһ кабул итсен! Әмииин.
Тормыш иткәндә төрле хәлләр була, инсаннар бер-берләренә сәбәп белән дә, һәм ни кызганыч, сәбәпсез дә үпкәлиләр. Изге Рамазанда күпчелек мөселман, Аллаһ рәхмәте белән, бер-берсен гафу итә, дуслаша, уртак тел таба, әлхәмдүлилләһ.
Мөселман Рамазан шәрифтә тәнен-бәдәнен: кул-аягын, телен, күзләрен, колакларын хәрамнән тыю өчен иҗтиһад итә. Болар барысы да инсаннан зур ихтыяр көче, иман ныклыгы һәм иҗтиһад таләп итә торган гамәлләр.
Рамазан – сыналу һәм сабырлык ае
Хәләл булган ризыктан тыелу, үзеңнең әдәп-әхлагыңны төзәтү, изгелекләр кылу белән Рамазан аен үткәргән инсаннарны зур бәйрәм – Ураза гаете көтә.
Рамазан гаетендә кардәшлек һәм туганлык, күршелек, дуслык хисләре аеруча нык беленә. Әти-әниләреннән еракта яшәгән балалар газиз кешеләре янына кунакка кайта, туган-тумача үзара хәл белешә. Туган-тумачаны телефоннан булса да Рамазан гаете белән котлау кардәшлекне ныгыта. Аллаһ ризалыгын өмет итеп ураза тоткан кардәшеңне, дус-ишеңне зур бәйрәм белән котлау – инсанны ихтирам итү белән беррәттән олы бәйрәмне – Гаетне хөрмәтләү була.
Рамазан гаетендә мохтаҗларның, ятимнәрнең, ире булмаган ханымнарның тормышларын җиңеләйтү өчен матди ярдәм итү аеруча саваплы гамәл.
Гает – шатлык һәм, әдәп кысаларында, күңел ачу көне
Рамазан гаете көнендә, мөмкинлеге булган һәр мөселман иртүк йокыдан торып пакьләнергә – юынырга, чиста һәм матур итеп киенеп мәчеткә барырга тиеш. Аллаһ йортына – мәчеткә барганда ашыкмыйча, салмак кына атлап, вәкарь белән бару мәслихәт. Юлда барганда Аллаһ Тәгаләне зикер итеп, ягъни искә алып бару бик күркәм гамәл. Ирләр мәчеткә тәкъбир әйтеп баралар. Бәйрәм намазына балаларны алып бару яшь буынны Исламга өндәү, Аллаһ диненә якынайту чарасы да ул.
Гает бәйрәмендә беренче тапкыр намазга баскан инсанга карата аеруча игътибарлы булып, аларны якты чырай белән сәламлик. Әгәр дә ки, аларның сораулары булса җавап биреп, аңламаган нәрсәләрен аңлатыйк. Кайчандыр без дә беренче тапкыр намаз укыдык, ул вакытта күп нәрсәне белми идек, шуларны искә төшереп, дингә килгән кардәшләребезнең хәленә керик.
Гает намазы укып, бәйрәм хотбәсе тыңлап, дога кылганнан соң мәчетләрдә, өйләрдә бәйрәм ашы уздырыла.
Гает табынына безнең халык милли ризыкларны бик яратып, мулдан әзерли. Хәләл азыклардан әзерләнгән милли ризыклар белән табыннар тула, әлхәмдүлилләһ. Аллаһ Тәгалә биргән ризыклар хәерле-бәрәкәтле булсын өчен ятимнәр, толлар, мохтаҗларны сыйлыйк. Аларга фитра сәдакаларын, бүләкләребезне гаеткә кадәр биреп куйыйк.
Матди яктан яхшы тәэмин ителгән тәкъва мөслим үә мөслимәләр мохтаҗларга акчалата ярдәм итүне үзләренең бурычы итеп саныйлар.
Гает алдыннан мохтаҗлар да бәйрәм рухын сизсен, бәйрәм табыны кора алсын өчен, сәдакаларны мул бирү күркәм гамәлләрдән санала. Хакыйкый мөселман асыл сыйфатларга ия булуы белән башкаларга үрнәк, ягъни ул – юмарт, киң күңелле була.
Аллаһ ризалыгын өмет итеп биргән сәдака, бүләкләр изгелек булып гамәл дәфтәренә языла. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 272 нче аятендә: «Бер яхшы нәрсәне сәдака итеп бирсәгез, файдасы – үзегезгәдер. Сәдакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән сәдака бирегез, аның хаклары түләнер Җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез Ахирәттә золым кылынмассыз», – ди.
Елына бер килә торган рамазан гаетен һәр мөселман тиешле дәрәҗәдә бәйрәм итә алсын өчен аңа алдан ук хәстәрләнү кирәк. Ягъни хәер-сәдакаларны, сәдакага лаек кешеләргә бәйрәм көненә – Гаеткә кадәр, ягъни бераз алданрак, бирү яхшы була.
Юмартлык – иң асыл сыйфат
Юмарт булыйк, мөхтәрәм җәмәгать. Бездә булган һәр нигъмәт – Аллаһ Тәгалә биргән бүләк. Аллаһ Коръәндә «Инсан» сүрәсенең 8 енче аятендә: «Алар сөюләренә, ягъни нәфесләре теләвенә карамастан, ризыкны мохтаҗларга бирәләр, ятимнәрне тукландыралар, әсирләрне туендыралар» – дип Үзе биргән нигъмәтләрендә мохтаҗларның да хакы – өлеше булуын аңлата. Ятим, мохтаҗларны ашату-эчертү Коръәндә әнә шулай мактала һәм андый изгелек кылган кешеләргә Хисап Көнендә әҗер-саваплары булышлык итәчәге хакында әйтелә. Болар барысы да Аллаһның хикмәте.
Гыйлеме булмаган кайберәүләр: «Ни өчен Аллаһ хәерчеләрне тукландырмый?» дигән сорау бирергә ярата. Аллаһ – Ганиййун Кәрим, ягъни Юмарт Хуҗа. Әгәр теләсә, бөтен мохтаҗларны да туендыра ала. Ләкин, бу дөнья – сынау, имтихан йорты. Аллаһ – байларны сыный. Мал-мөлкәткә, байлыкка ия булганнарның мохтаҗларга карата шәфкатьле булуларын, юмартлык күрсәтүләрен тели.
Шунысын да онытмыйк, кайбер мохтаҗ кеше, оялуы сәбәпле, кешедән берни дә сорамый. Тыйнак, оялчан мохтаҗларны барлау, аларны өлешсез калдырмау өчен аеруча игътибарлы булыйк.
Мөслим үә мөслимәләр мөселман дөньясында булган ике олы бәйрәмне – Рамазан, Корбан гаетләрен алдан ук әзерләнеп, көтеп алалар. Каралты-кура тирәсен, өйне җыештыру, ихата-урамнарны тәртипкә салу, гает алдыннан тәнне пакьләү, мөмкинлек булса яңа, матур киемнәр киеп гает намазына бару – халкыбызда элек-электән яшәп килә торган матур гадәт. Мөслимәләр гает намазыннан кайтучы ирләрен бәйрәм табыны әзерләп каршы алалар. Бу яхшы гадәтне буыннан-буынга тапшырыйк.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Әхзаб» сүрәсенең 35 енче аятендә: «Мөслимнәр һәм мөслимәләр, мөэминнәр һәм мөэминәләр, Аллаһка итагать итүче ирләр һәм хатыннар, гадел яшәп динне дөрес тотар өчен бөтен авырлыкларга сабыр итүче ирләр һәм хатыннар, Аллаһтан каты курку белән курыккан, Аның ризалыгы өчен ураза тоткан, зәкят-сәдакаларын биргән, зинадан качкан ирләр һәм хатыннар, күп зикер итүче ирләр һәм хатыннар өчен Аллаһ мәгъфирәтен һәм олугъ әҗерләрен әзерләп куйды» – ди.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Рамазан аенда һәм аннан соң шәүвәлдә алты көн ураза тотучы – бер гасыр ураза тоткан кебек санала» – дигән. Шушы олы нигъмәткә шөкер итеп, Раббыбызның әҗер-савапларына өмет багълап, мөселманнар Рамазан ае тәмамлангач та изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр кылуны дәвам итәләр.
Ярлыкау һәм мөкяфәт, әҗер-савап казану көннәре – изге Рамазанны биргән, инсанны Рамазан галиҗәнаб белән нигъмәтләгән Аллаһ Тәгаләгә хәмде-сәнә, мактауларыбызны әйтеп, Исламны, Коръәнне кешелеккә аңлатып җиткерүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават-шәрифәләребезне әйтеп, ел буе көтеп алган Рамазан белән саубуллашабыз.
Рамазанны: «Рамазан әлвидагъ, хуш-сау бул!» дип озатабыз.
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Күңелләребез – иман нуры,
Өйләребез бәйрәм рухы белән тулсын!
Тоткан уразаларыбызны,
Аллаһ Тәгалә кабул итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев