Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан Гаете – иң олы бәйрәм

Мөселман дөньясы көтеп алган ике зур бәйрәмнең беренчесе – Рамзан ае төгәлләнгәч уздырыла торган ураза Гаете. Районыбыз мәчетләрендә ураза Гаете зур бәйрәм буларак тиешле дәрәҗәдә, оешкан төстә уздырылды. Яңа поселогы мәчетендә ураза Гаете район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән җитәкчелегендә үтте. Бәйрәм чарасында район башлыгы Фаил Камаев катнашты һәм мәчеткә килгән халыкны Рамазан Гаете белән тәбрикләде, изге теләкләрен ирештерде.

Чәршәмбе иртәсендә кала һәм салаларда халкыбыз Коръәннән сүрә-и аятьләр тыңлап хушланды. Ир-егетләр саф-саф булып басып, ашыкмыйча гына, тәкъбирләр әйтеп мәчетләргә килде. Бу – Аллаһ Тәгаләне зикер итү, Аның биргән иң олы нигъмәтенә – Ислам диненә, иң зур байлыкка – иманга шөкер итүне аңлата. Гаетне олугълау – Аллаһ биргән олы нигъмәткә – Рамазан шәрифкә ирешеп ураза тоту гыйбадәтен башкаруга, олы бәйрәмебезгә сөенү ул. Районыбызда эшләп килүче илле сигез мәчеттә дә Ураза Гаете намазлары укылды, вәгазьләр сөйләнде һәм хөтбәләр укылды.

Аллаһ Сүзе – иң бөек Сүз

Яңа поселогы мәчетендә Рамазан Гаете Аллаһ Сүзе булган Коръән уку белән башланды. Аннары, имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Сәүбән Ураза Гаете вәгазен үтемле итеп сөйләде. Эчтәлекле вәгазьдән соң мөселманнар саф-саф булып басып Гает намазын укыдылар. Инсаф хәзрәтнең Ураза Гаете хөтбәсен тыңлаганда күпчелек мөслимәләрнең күңеле тулды. Шунысын дә әйтәсе килә, Инсаф хәзрәтнең вәгазьнәсыйхәтләрен тыңлаганда бу фани дөньяның соры-карасыннан, ваклыкларыннан арынып торабыз. Һәм аннан соң да әле байтак вакытлар Ахирәт, мәңгелек кыйммәтләр хакында уйланабыз.

Хөтбә укылгач мәчеткә килгән мөслим-мөслимәләр Аллаһтан кальбләребезнең иман байлыгы белән тулуын, саулык-сәламәтлек, бәхет-сәгадәтле тормыш, илкөннәрнең тыныч-имин булуын сорап дога кылдык.

Ураза – тән зякяте; намаз – акыл һәм тән зякәте; Коръән уку һәм тыңлау, вәгазь сөйләү һәм тыңлау – рухны, кальбне пакьләү ул. Ураза гаете менә шушы олы гамәл-гыйбадәтләрне үз эченә алган изге бәйрәм. Район мөхтәсибәте, урыннардагы имамнар, район хакимияте шушы олы бәйрәмнең тынычимин шартларда үтүен тәэмин итү өчен зур тырышлык куйдылар. Имамнар һәм абыстайлар халыкның рухын баету, аларга дин гыйлеме бирү, фарыз гыйбадәтләрне тиешенчә башкаруларын кайгырталар. Бу эшгамәлләр Рамазан шәрифтә аеруча нык күренде.

Яңа поселогы мәчете имамы Һади Бикиев һәм аның ярдәмчеләре мәчеткә килүче ир-егетләрне исламча сәламләп каршы алды. Ә хатын-кызларны хәзрәтнең хәләл җефете Фәрия ханым ачык йөз һәм тәмле тел белән каршылап торды.

– Рузилә апа безгә дин сабаклары бирде. Кичә аны соңгы юлга озаттык. Мөгаллимәбез Рамазан аенда Ахирәткә күчте, урыны Җәннәт түрләрендә булсын, – дип остазы рухына дога кыла Фәрия ханым.

Яңа поселогы мәчетендә Рамазан ае дәвамында, һәр көнне ифтарлар уздырылган.

«Көн саен 70-80 кеше мәчеткә килеп авыз ачты. Ифтарларны оештыручы – азыктөлек белән тәэмин итүче иганәчеләрнең изгелеген Аллаһ Тәгалә кабул итсен. Алар кылган игелекләре риядан китмәсен дип исемнәрен атамыйлар. Аллаһ Тәгалә барысын да күреп, белеп, ишетеп торучы. Изге ниятле инсаннарның яхшылыклары, кылган игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын», – дип изге догаларын кылдылар Рамазан уразасында һәр көнне ифтар табынын әзерләгән абыстайлар.

Гает коймагы – бәйрәмнең зур сые

Татар хатын-кыз лары гомер-гомергә таба ашлары пешереп табынны сыйлы итә. Гаеттә коймак, белен, тәбикмәк пешерү – матур йола булып гасырлар буена сакланып килә. «Менә бүген көтеп алган бәйрәмгә – Рамазан гаетенә коймак, тәбикмәк, кыстыбый, төрле эчлекләр салып пироглар пешереп мөселманнарны, килгән кунакларны сыйларга булдык», – диләр Яңа поселогы мәчете абыстайлары.

Таңнан торып, иртәнге чәйгә коймак пешереп кунакны сыйлау – татарда уңганлыкбулганлыкны, кунакчыллыкны күрсәтүче сыйфат ул.

«Майда чыжлатып пешергән коймак, белен – гает сые. Коймак, тәмле булсын өчен онның югары сыфатлысын алырга кирәк. Чүпрә бик свежий булырга тиеш. Камыр әйбәт кабарса, “сөйләшеп торса” – коймаклар күпереп пешә. Тәмле коймак белән чәй эчү – гает бәйрәменең иң зур йоласы. Күбесенчә коймак янына табынга төрле җимешләрдән кайнатмалар, бал куела. Шикәрле чәй белән дә коймак тәмле. Сыйларыбыздан җитешегез әле», – дип абыстайлар килгән кунакларны кыстый-кыстый чәй эчерә. Ир-егетләр ягында да тәм-том, таба ашлары белән табын әзерләнгән иде.

Ураза Гаете район җирлегендәге барлык авылларда да бик матур һәм дини яктан эчтәлекле итеп үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев