Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раиф Зиннәтуллин: Телне саклауда барлык укытучылар да катнашырга тиеш

Казанда беренче тапкыр ир-ат укытучылары арасында "Тел сагында ир-егетләр" дип исемләнгән бәйге узды. Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин телне саклауда барлык укытучылар да катнашырга тиеш дип исәпли. Казан башкарма комитеты беренче тапкыр татар телле ир-ат укытучылар арасында "Тел сагында ир-егетләр" дип исемләнгән бәйге уздырды. Ул белем...

Казанда беренче тапкыр ир-ат укытучылары арасында "Тел сагында ир-егетләр" дип исемләнгән бәйге узды.

Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин телне саклауда барлык укытучылар да катнашырга тиеш дип исәпли.

Казан башкарма комитеты беренче тапкыр татар телле ир-ат укытучылар арасында "Тел сагында ир-егетләр" дип исемләнгән бәйге уздырды. Ул белем оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, уку-укыту процессында нәтиҗәләрне арттыру, ир-ат укытучыларының профессиональ абруен күтәрү максаты белән оештырылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты, проектның идея авторы Раиф Зиннәтуллин сөйләде.

Бәйге Казан шәһәре Яңа Савин районының "170 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе"ндә үткән.

"Республика һәм шәһәр күләмендә дә төрле конкурслар, грантлар булып тора. Беренчедән, соңгы арада мәгариф системасына ир-атлар килә башлады, шуның өчен дә безнең ир-ат укытучыларыбызны күрсәтәсебез килде. Аларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк дип уйлыйм. Гомумән, телне саклауда һәм үстерүдә мәктәпләрдә эшләүче татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре генә түгел, ә башка фән укытучылары да катнашырга тиеш. Ир-ат укытучысы профессиясенең абруен күтәрү, үзара иҗади хезмәттәшлек - менә бәйгенең төп максатлары", - дип белдерде Раиф Зиннәтуллин.

Катнашучылар арасында татар телендә укыткан төрле фән укытучылары булган. "Конкурс берничә этапка бүленде. Һәр команда үзенең презентациясен танытты, катнашучылар телне саклауга юнәлтелгән "Теле барның иле бар" темасына багышланган өй эшләрен тәкъдим итте. Соңгы этапта тел гыйлеме буенча көч сынашу булды. Ул сорау-җавап формасында алып барылды. Шулай ук, катнашучыларыбыз Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Г.Ахунов, М.Мәһдиев, М.Хөсәен әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерде. Шул ук вакытта һәр командага театраль чыгыш ясау бурычы куелган иде", - диде ул.

Бәйгедә катнашкан Яңа Савин районының 113нче мәктәбенең директор урынбасары Ильяс Мөхәммәтҗанов татар телне бергә сакларга кирәк дигән фикерен белдерде: "Төрле мәктәпләрдән килгән укытучылар белән татар теленә карата булган карашларыбыз белән уртаклаштык. Мондый конкурсларның ел саен уздырылуын телим. Георгафия фәнен укытсам да, дәресләремне гел ике телдә алып барам. Балаларга туган телне сеңдерергә тырышам",- диде проект авторы.

Чыгышларны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Психология һәм мәгариф институты; Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, Татарстан Фәннәр академиясе; Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре бәяләгән.

"Нәтиҗәләр буенча, беренче урын Совет районы командасына бирелде, икенче урынга Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы төркемнәре; өченче урынга Вахитов һәм Идел буе районнары белән берлектә Киров һәм Мәскәү районнары командалары лаек булды", - диде Раиф Зиннәтуллин.

"Ярышлар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Барлык катнашучы да әлеге конкурсны республика күләмендә уздырырга кирәк дигән фикердә калды. Икенче елга ничек үткәреләчәген белмим, хәзерге вакытта методистлар белән киңәшләшү эшләре бара. Конкурсны алга таба да уздырырга планлаштырабыз, дөрес, аның биремнәре үзгәрәчәк", - дип әйтте Раиф Зиннәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев