Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокурорлар Бөек Җиңү турында җырлый

Республикада прокуратура хезмәткәрләренең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» сәнгать конкурсы уза. Ул ел башыннан старт алды, хәзерге вакытта зона бәйгеләре үтә. Яр Чаллы шәһәрендә күптән түгел булган концертта районыбыз прокуратурасы хезмәткәрләре дә катнашты. Прокурор ярдәмчеләре Раилә Әхәтова, Рөстәм Яхин, өлкән ярдәмче Илдар Рамазанов, прокурор урынбасарлары Марат Хәйруллин, Ольга...

Республикада прокуратура хезмәткәрләренең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» сәнгать конкурсы уза. Ул ел башыннан старт алды, хәзерге вакытта зона бәйгеләре үтә. Яр Чаллы шәһәрендә күптән түгел булган концертта районыбыз прокуратурасы хезмәткәрләре дә катнашты. Прокурор ярдәмчеләре Раилә Әхәтова, Рөстәм Яхин, өлкән ярдәмче Илдар Рамазанов, прокурор урынбасарлары Марат Хәйруллин, Ольга Малых, белгеч Алсу Сабирова сугышчан киемнәрдән күмәк бию биеделәр. Безнекеләр җыр белән дә катнашты, прокурор ярдәмчесе Рөстәм Яхин ГДР белән җиңүче Совет халкының дуслыгын гәүдәләндергән «Ландышлар» җырын немец телендә башкарды. «Бу концертта үз гомеремдә беренче тапкыр җырладым. Җитди әзерләнергә туры килде. Безнең белән репетицияләр үткәргән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббаровага, аның кул астында эшләүче Анна Белоноговага рәхмәтебезне җиткерәбез», - ди Рөстәм Хәниф улы. Концертта Республика прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты, чыгыш ясаучыларга рәхмәтләрен әйтеп, рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Конкурсның йомгаклау концерты 4 майда Казанда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев