Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Посылкалардан кыйммәтле электроника урлаган өчен почта үзәге хезмәткәрләре тоткарланган

Полицейскийлар ачыклаганча, почта үзәге хезмәткәрләре мобиль телефоннар һәм аларның аксессуарларын урлаган.

Татарстанда полицейскийлар посылкалардан кыйммәтле электроника урлаган өчен почта үзәге хезмәткәрләрен тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

«ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, «Россия почтасы» иминлек хезмәте белән берлектә, Магистраль сортларга аеру үзәгенең җиде хезмәткәрен тоткарлаган. Алар посылкалардан кыйммәтле әйберләр урлауда шикләнелә», - дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

Полицейскийлар ачыклаганча, Казанның почта үзәге хезмәткәрләре почта поезды формалаштырылган вакытта посылкалардан кыйммәтле әйберләр чәлдергән. Алар, нигездә, мобиль телефоннар, аларның аксессуарларын һ.б. электроника урлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев