Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Поселогыбыз чәчәк атсын!

Без «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты hәм китапханә хезмәткәрләре «Поселогыбыз чәчәк атсын» экологик акциясен оештырдык.

Чарада барлыгы 10 кеше катнашты. Алар мәдәният йорты территориясен җыештырырга чыкты. Ярдәмгә шулай ук ике волонтер килде. Чара барышында мәдәният йорты территориясеннән 12 капчык чүп-чар җыелды. «Урамнарда чүплек савытлары булса да, халык кәгазь, шешә, полиэтилен кебек чүпләрне урамга ташлый. Үзебезнең авыл урамнарын чисталыкта тотарга кирәк», – дип чакыралар акциядә катнашучылар.
Шушы көннәрдә алар, акцияне дәвам итеп, агач кәүсәләрен агартачак. Поселокның Үзәк урамын чүп-чардан арындырачак.

Тамара ТУЗЕЕВА,
мәдәният йорты директоры. 

 Фото предоставлено Тамарой Тузеевой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев