Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Почта ябыла?»

Күптән түгел безгә Яңа Троицкий авылында да почта бүлеге ябылачак дигән хәбәр ирештерделәр. Чөнки эшләргә кеше юк. Ике почтальон да – әниле-уллы Татьяна һәм Владислав Петровлар берьюлы эштән киткәннәр. Алар артыннан ук бүлек башлыгы Татьяна Пашкова да гариза язган. Аларны хезмәт хакы канәгатьләндерми. Хәзер Яңа Троицкий һәм Суровка авылында яшәүчеләрне ничек итеп пенсияләрне, посылкаларны алырбыз, ТКХ хезмәтләренә кайда түләрбез дигән уйлар борчый. Безнең проблемаларыбызны һәрдаим яктыртып килүче «Якты юл» газетасын да ничек укырбыз?

Авыл җирлеге җәмә-гатьчелеге Чаллыда почтамт җитәкчелеге белән дә сөйләшеп карады, ләкин нәтиҗәсе генә юк. Абонент тартмалары кую турында да сүз булган иде, алары да һаман күренми. Яңа Троицкий белән Суровкада 3 меңләп кеше теркәлгән. Теркәлмичә яшәүчеләрне дә кушкач, 5 меңләп кешегә җыелабыз. Алар да бит почта хезмәтеннән биредә файдалана. 
Аннары шунысын да әйтәсе килә, почта тара-тучыларның халыкка хезмәт күрсәтү өчен транспорт, ягъни велосипед булса да соравы нигезле дип саныйм мин. Чөнки авылның бер урамы гына да 1 километр 600 метрны тәшкил итә. 

Резедә Шмелева. Суровка авылы.

P.S. Авыл активисты Резедә Шмелеваның әлеге мөрәҗәгате газетабызның социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган иде. Төркемнәргә язылучыларыбыз үз фикерләрен дә калдырдылар. Комментарийлар төрле. Кемдер «Әлбәттә эштән китәләр. Кем эшләсен соң ул 10 мең сум хезмәт хакына!», «5 мең сумга кем йөрсен инде?» дип, эш өчен түләүнең аз булуын тагын искәрткән. «Авыр сугыш елларында да почта хезмәте эшен туктатмады, сумка-сумка хат ташырлар иде почтальоннар» дип язучылар да бар. Теләнче Тамакта яшәүче подписчигыбыз бу җирлектә инде почта башлыгының күптән юклыгын әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев