Питрау – бәйрәм генә түгел...
12 июль – Питрау көне. Җәйнең нәкъ кыл уртасы. Питрау үтте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Шулай ук Питраудан соң кошлар сайравыннан туктый, диләр. Сынап караучылар бардыр – бу чыннан да шулай, нәкъ төнге сәгать 12дә кошлар тып-тын кала. Табигатьнең бер могҗизасыдыр бу, мөгаен. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Питрауда җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, бу көнне әзерләнгән мунча себеркесе аерата шифалы, диләр.
Питрау йолалары
Тукай районында бу бәйрәмне зурлап Мәләкәс авылында үткәрәләр. Борынгыдан ук шулай килгән – әйтик, Тройсын, Спас бәйрәмнәре Борды, Җәйләүләрнеке булса, Питрау мәләкәслеләр бәйрәме саналган.
Бәйрәмнең электән үк килгән үз йолалары бар. Яшьләр, гомумән, кулына чалгы тота алган кешеләр, Питрауга кадәр ике атна алдан ук печән чабарга болынга чыгып китә торган булган. Иртәгә Питрау дигән көнне авылга кайтканнар. Үзләре белән шифалы үләннәр, чәчәкләр җыйганнар. Мәләкәс авылының мәдәният йорты директоры Людмила Адамованың сөйләвенчә, болынчылар төш вакытларына бәйрәм үткәреләсе урынга – авылның үзәгенә (Мәләкәстә хәзер Петр Терентьевлар яшәгән йорт каршына) кайтып төшкәннәр. Сүз уңаеннан, Людмила Николаевна керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклауга үзеннән бик зур өлеш кертә, Питрау йолаларын да биш бармагы кебек белә. Монда әбисе Ольганың (Үлкә дип йөрткәннәр) да өлеше бик зур икәнлеген әйтеп үтә ул. Үлкә түти әле үләннәр белән оста дәвалаучы да булган – кешеләрне, терлекләрне терелткән. Һәр үләннең атамасын, нинди шифасы барлыгын белгән. Үзе дә 100 яшькә кадәр гомер иткән. Шулай итеп, печәнчеләр кайтуга махсус Питрауга дип иртән генә суелган тәкә ите, коймак пешкән. Тамак ялгаганнан соң, шул урында бәйрәм башланган. Халык бик күп җыела торган булган. Гармунчылар да күп булган. Ничә гармунчы – шулкадәр түгәрәк барлыкка килгән, бәйрәм кунаклары теттереп биегән, күңел ачкан. Тузан күтәрелмәсен өчен җиргә су сипкәләп торганнар хәтта. Сигезле, алтылы уеннар уйнаганнар, Питрау такмакларын җырлаганнар. Авыл гөр килгән, халык таң атканчы күңел ачкан. Егет-кызлар кичке уенда танышканнар. Кызлар бәйрәмгә дип махсус өч күлмәк тектерә торган булганнар – иртән берсен, көндез икенчесен, кичкә өченчесен кигәннәр. Питрауда танышкан парлар көзен Покрау бәйрәменә кавышып та куйганнар.
Традицияләр дәвам итә
Хәзер дә Питрау бәйрәме төп традицияләрне югалтмый. Тик инде ул Терентьевлар йорты янында түгел, авыл стадионында үткәрелә. «Мин үзем мәдәният йортына 1998 елда килдем. Хәтерлим, Сабантуйны уздырганнан соң, дәртләнеп, Питрауга әзерләнергә керештек. Элекке традицияләрне саклыйсы, яңалыклар да кертәсе килде. Ул вакытта «Питрау» фольклор ансамбленең беренче солистлары да исән иде әле. Анастасия Никифорова, Агафья Липатова, Мария Липатовадан сораштык. Анна апа Буханова, Венера апа Вуклова, аллага шөкер, хәзер дә исән-сау, безнең киңәшчеләребез», – дип сөйли Людмила Николаевна.
Хәзер инде ике атнага печәнгә барулар беткән. Шулай да иртәнге якта берничә ат җигеп болыннан үләннәр җыеп кайту йоласы сакланган. «Җиде аттан башлаган идек, узган ел менә өч кенә ат җигә алдык. Авылда атлар бетә бара бит. Валерий Михайлов, Ринат Степанов, Вячеслав Карамзин җиктеләр былтыр. Үзләре үк матур итеп бизәделәр, чиккән сөлгеләр элделәр, кыңгыраулар тактылар, – ди Людмила Николаевна.
Соңгы елларда Мәләкәстә Питрау бәйрәмен Николай атакай ачып җибәрә. Аннары бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы, район җитәкчелеге котлый. Мәләкәснең үзеннән генә түгел, тирә-як авыллардан, шәһәрдән халык агыла. Керәшеннәр генә түгел, руслар да, татарлар да, башка милләт вәкилләре дә күп килә монда. Шунысы да бар: атнаның нинди көне булуга карамастан, Питрауны нәкъ көнендә – 12 июльдә үткәрәләр Мәләкәстә. Кунак булып ел саен Борды авылыннан «Борды» фольклор коллективы, Иске Җирекледән «Җакын туганнар» килә. Әлбәттә инде, Мәләкәснең үз «Питрау» ансамбле...
Хәзерге «Питрау» татар халкының милли бәйрәме Сабантуй элементларын да үз эченә ала – төрле бәйгеләр, спорт ярышлары, хәтта милли көрәшкә кадәр үткәрелә. Питрауның үз уеннары булган «Чыбыркы шартлату»да, «Питрау сандугачы»нда, аркылы пычкы белән утын кисү, аны яру ярышында, «Нечкәбил», «Юанша» бәйгеләрендә, Питрау тәкыясе үрүдә, Питрау букеты җыюда, Питрау себеркесе бәйләүдә кунаклар бик актив катнаша.
Онлайн Питрау
Менә шулай күңелле үтә иде җәйнең матур бәйрәме Мәләкәстә. Ә быел Питрауны да Сабантуй кебек онлайн үткәрергә булганнар. ВКонтакте челтәрендәге «Культурная жизнь Мелекеса» битенә, Инстаграмда «Мелекесский СДК» битләрендә, ватсапта авылдашлар төркемендә узган еллардагы бәйрәмнән фотолар, видеоязмалар куйганнар. Авылда яшәүчеләр арасында матур ихатага, матур йорт алды бакчаларына конкурс игълан иткәннәр. 12 июль көнне җиңүче игълан ителәчәк, аңа бүләк тапшырылачак. Шулай ук мәләкәслеләрнең 2020 елгы «Питрау чибәре» дә бар. Ул мәдәният институтында укучы Валерия Михайлова.
Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне ( Петров день – Петр көне сүзтезмәсен-нән) - керәшеннәрнең һәм христиан дине-нә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.
Питрау ул – табигатьне олылау, аңа табыну, шөкерана итү, матурлыкка мәдхия җырлау. Шулай ук игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу да.
/ Фото Лидия Фәртдиновадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев