Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиянең тупланмалы өлешен формалаштырабыз

Россия Федерациясе Пенсия фонды хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлешен формалаштыру белән бәйле гаризаларны тапшыру срогы тәмамлану турында хәбәр итә. Гражданнар пенсия тупланмалары белән идарә итүне кемгә ышанып тапшырырга икәнен: идарә компаниясенәме, әллә дәүләтнеке булмаган пенсия фондынамы - үзләре хәл итә. Моның өчен агымдагы елның 31 декабренә кадәр Россия Федерациясе Пенсия фондының...

Россия Федерациясе Пенсия фонды хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлешен формалаштыру белән бәйле гаризаларны тапшыру срогы тәмамлану турында хәбәр итә.

Гражданнар пенсия тупланмалары белән идарә итүне кемгә ышанып тапшырырга икәнен: идарә компаниясенәме, әллә дәүләтнеке булмаган пенсия фондынамы - үзләре хәл итә. Моның өчен агымдагы елның 31 декабренә кадәр Россия Федерациясе Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органына гариза бирергә кирәк. Ә инде дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлаган очракта, әлеге фонд белән пенсия иминиятләштерү турында килешү төзү зарур.

Гаризаны тутыру өчен үзегез белән шәхесне дәлилли торган таныклык һәм пенсияне иминиятләштерү таныклыгы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев