Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиягә чыгу яшен әкренләп арттыру планлаштырыла

Узган атнада Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге кайнар линия үткәрде. Республика халкы, шул исәптән тукайлылар да, бүлек телефонына шалтыратып, пенсиягә чыгу турындагы яңа закон проекты буенча сорауларына җавап ала алдылар. Билгеле булганча, Россия Дәүләт Думасы депутатлары пәнҗешәмбе көнне әлеге проектны беренче укуда карадылар. Хәзергә бу закон кабул ителмәгән. Проектны депутатлар әле көзге сессия утырышында да караячаклар.

Гомумән, закон проекты Дәүләт Думасына 16 июньдә үк кергән иде. Әлеге канунның бер нигезләмәсе – лаеклы ялга чыгу яшен арттыру. Бүгенге көндә ул ир-атлар өчен 60 яшь булса, хатын-кызлар өчен 55 яшь. Пенсия яшен арттыру ел саен өстәлеп барып, ир-атлар 2028 елдан башлап 65 яшьтә, хатын-кызлар 2034 елдан башлап 63 яшьтә лаеклы ялга чыгачаклар. Проектта күрсәтелгән чаралар пенсия акчасы күләмен арттыруга китерәчәк, дип аңлата РФ Пенсия фонды. Монда шулай ук россиялеләрнең уртача яшәү озынлыгы артачагы искә алына. Ягъни бүгенге көндә пенсия түләнелә торган вакыт уртача 20 ел дип исәпләнелә һәм, РФ Хезмәт министры Максим Топилин белдергәнчә, ул 2030 елда да, уртача яшәү озынлыгы арту хисабына, шул ук 20 ел булачак. Бу турыда ул 19 июль көнне Дәүләт Думасы утырышында белдерде. Утырышны исә онлайн режимында Интернет челтәре аша карау мөмкин иде. Шушы ук 19 июль көнне Пенсия фондының Татарстан бүлеге нәкъ шушы сораулар буенча кайнар линия үткәрде. Соңгы вакытта газета хәбәрчеләренә тукайлылар бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать итеп, белгечләрдән аңлатма алуыбызны сорыйлар. Без, мөмкинлектән файдаланып, белгечләр белән элемтәгә кердек һәм тукайлылар биргән сорауларны җиткердек.
«Минем әнием авылда сыер савучы булып эшли. Лаеклы ялга чыгуын көтә. Законга үзгәрешләр кергәч, аңа тагын берничә ел эшләргә кирәк булачак, тик әниемнең инде сәламәтлеге дә начар, бу эшен дәвам итә алмас. Аңа җиңелрәк эш тәкъдим ителер микән?» – дигән сорауга белгеч болай җавап бирде: «Пенсиягә чыгу яшен озынайту турындагы законда әлеге сораулар каралмаган. Әгәр сәламәтлеге начар икән, әниегез табиб хезмәт-эксперт комиссиясенә (ВТЭК) мөрәҗәгать итеп, инвалидлык ала ала. Яисә мәшгульлек үзәгенә барып, җиңелрәк эш эзләргә мөмкин», – дип аңлатты.
Икенче бер тукайлыны мондый сорау кызыксындырды: «Чит илләрдә кешеләр, лаеклы ялга чыккач, күпмедер күләмдә акча алып, шул акчага ял итәргә, сәяхәткә китәләр. Пенсия яше арткач, бездә дә шундый чара керер микән?» Белгеч җавабы мондый булды: «Әлеге закон проекты чит ил тәҗрибәсенә таянып эшләнмәде. Ә бер тапкыр бирелә торган түләүгә килгәндә, әгәр дә кешенең дәүләт яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында тупланмалары җыелып бара икән, ул кеше пенсиягә чыкканда шушы акчаны берьюлы алу турында гариза яза ала. Һәм шушы тупланма аңа кайтарыла».
Әлеге закон проектына күпчелек депутат ризалык бирде, каршылык белдерүчеләр дә булды. Шулай итеп, беренче укылышта проект кабул ителде. Көзге сессиядә исә пенсиягә чыгу турындагы үзгәрешләр турындагы закон проектын депутатлар янәдән караячаклар.

Закон проекты нигезендә кемнәр кайсы елда лаеклы ялга чыга

Ел

Ир-атлар кайчан чыга

Хатын-кызлар кайчан чыга

2020

1959 ел, 61 яшь

1964 ел, 56 яшь

2022

1960 ел, 62 яшь

1965 ел, 57 яшь

2024

1961 ел, 63 яшь

1966 ел, 58 яшь

2026

1962 ел, 64 яшь

1967 ел, 59 яшь

2028

1963 ел, 65 яшь

1968 ел, 60 яшь

2030

 

1969 ел, 61 яшь

2032

 

1970 ел, 62 яшь

2034

 

1971 ел, 63 яшь

Таблицадагы мәгълүмат Garant системасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев